16+

«Татнефть-Арена»

«Татнефть-Арена» - күп төрле эшчәнлекле спорт-концерт комплексы. Ул - Европадагы һәм Россиядәге иң зур боз сарайларының берсе. Техник җиһазланышы ягыннан да иң камиле. Бу комплекс, 2005 елның 29 августында башкаланың меңьеллыгына багышлап, «Казан-1000» исеме астында ачылды. «Ак Барс» хоккей командасы биредә өйдәге матчларын үткәрә. Команда «Татнефть-Арена»да тәүге матчын 2005 елның...

«Татнефть-Арена» - күп төрле эшчәнлекле спорт-концерт комплексы. Ул - Европадагы һәм Россиядәге иң зур боз сарайларының берсе. Техник җиһазланышы ягыннан да иң камиле. Бу комплекс, 2005 елның 29 августында башкаланың меңьеллыгына багышлап, «Казан-1000» исеме астында ачылды. «Ак Барс» хоккей командасы биредә өйдәге матчларын үткәрә. Команда «Татнефть-Арена»да тәүге матчын 2005 елның 26 декабрендә уздырды. Яңа Савин районының Чистай урамында урнашкан «Татнефть-Арена» 10 мең тамашачыга исәпләнгән. Төзелеш чыгымнары 35 миллион евроны тәшкил иткән, гомуми мәйданы 28 мең квадрат метр. Төп аренадан тыш, күнегүләр өчен янәшәдә каплаулы шугалак та бар. Боз сараенда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә бөтен шартлар һәм уңайлыклар тудырылган. Казанда 2007 елда оештырылган «TNA кагыйдәләре буенча бәйге» Россия чемпионатыннан халыкара дәрәҗәгә әверелде. «Татнефть-Арена» казанлыларның мәхәббәтен яулады. Андагы хоккей һәм бокс бәйгеләрен карарга күрше-тирә республикалардан да тамашачылар килә. Универсиада-2013 вакытында волейбол буенча бәйгенең финал уеннарын «Татнефть-Арена» сараенда үткәрү ниятләнелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading