16+

«Туган авылым»

Казан үзәгендә бардыр бер авыл - «Туган авылым» диләр. Әлеге комплекс Казанның меңьеллыгына - 2005 елның 26 августында ачылды. Проектның идея авторы - Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев. Ул: «Халык өчен шәһәр ыгы-зыгысыннан арынып, тынычлап ял итәрлек урын эшләнсен. Кеше үзен туган авылына кайткандай хис итсен», - дигән. «Туган авылым»...

Казан үзәгендә бардыр бер авыл - «Туган авылым» диләр. Әлеге комплекс Казанның меңьеллыгына - 2005 елның 26 августында ачылды.
Проектның идея авторы - Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев. Ул: «Халык өчен шәһәр ыгы-зыгысыннан арынып, тынычлап ял итәрлек урын эшләнсен. Кеше үзен туган авылына кайткандай хис итсен», - дигән. «Туган авылым» атамасы да әлеге фикер-тәкъдимнән килә. Комплекс татар авылы мохитен чагылдыра. Матур капкалы агач өйләр, ат арбасы, йорт кошларының сыннары, чәчәк түтәлләре арасында үзеңне, дөрестән дә, авылдагы кебек тоясың. Биредә җил тегермәне дә бар, ләкин анда он тартылмый. Ул - кафе. Комплекста шулай ук ресторан, балалар кафесы, боулинг һәм бильярд заллары эшли. Татар, рус һәм Европа кухнясы тәкъдим ителә, шулай да татар халык ашларына өстенлек бирелә. Ике кешелек кичке аш бәясе уртача 1 мең сумга төшәчәк.
«Туган авылым» язгы-җәйге айларда аеруча матур. Алмагач, миләш агачлары үскән, фонтан атып торган чәчкәле бакчадагы эскәмияләрдә хозурланып утыру - җанга үзе бер сихәт. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, «Туган авылым» тәрҗемә ителми, фәкать татарча атамасы гына кулланыла. «Туган авылым» белән тулырак итеп интернетта tugan-avilim.ru сайтында танышырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading