Шәһри Казан

Тулпар

Ферма-2 микрорайонында тө­зел­гән «Тулпар» 2009 елның декабрендә сафка басты. Әлеге спорт комплексы Казан дәүләт аграр уни­вер­ситеты карамагына тапшырылды. ­Күп­­кырлы эшчәнлек юнәлешле комплексның гомуми мәйданы 6196 квадрат метр. 2010 елның 18 августында янәшәсендәге футбол стадионын ачу тантанасында - FIFA комиссиясе дә катнашты. Биредә, студентлардан тыш, «Приволжский» (баскетбол), «Приволжанка» (нәфис гимнастика), «Динамо-Энергия»...

Реклама

Ферма-2 микрорайонында тө­зел­гән «Тулпар» 2009 елның декабрендә сафка басты. Әлеге спорт комплексы Казан дәүләт аграр уни­вер­ситеты карамагына тапшырылды. ­Күп­­кырлы эшчәнлек юнәлешле комплексның гомуми мәйданы 6196 квадрат метр. 2010 елның 18 августында янәшәсендәге футбол стадионын ачу тантанасында - FIFA комиссиясе дә катнашты.
Биредә, студентлардан тыш, «Приволжский» (баскетбол), «Приволжанка» (нәфис гимнастика), «Динамо-Энергия» (регби), «Спектр» (регби) һәм «Приволжанин» (футбол) балалар-үсмерләр спорт мәктәпләренә йөрүчеләр дә шөгыльләнә. Комплекска 3 күнегүләр залы, 4 киенү-чишенү бүлмәсе, 1300 тамашачы өчен трибуна бар. Җиһазланыш халыкара дәрәҗәдә. Тәҗрибәле тренерлар спортның баскетбол, волейбол, регби, бадминтон, самбо, дзюдо, ирекле көрәш, сәламәтләндерү гимнастикасы, җиңел атлетика һәм көнчыгыш көрәш алымнарыннан күнекмәләр бирә.
Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак Студентларның халыкара Универсиадасы вакытында «Тулпар»да волейбол һәм регби буенча беренчел ярышлар үткәрү күздә тотыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: