Шәһри Казан

Җәяүлеләр урамы

Тарихи Бауман урамы Казан Кирмәненә һөҗүм итүне дә, 1917 елгы инкыйлабны да, Бөек Ватан сугышындагы нужаларны да, һәртөрле үзгәртеп коруларны да кичерде. Аның Җимерелгән (Проломная) исеме белән аталуы да юкка гына түгел, Кирмәннең шартлаган диварын хәзерге хәлгә китерү дә - зур тырышлык нәтиҗәсе.

Бүгенге көндә Бауман урамында күпсанлы туристлар йөри. Алар чал Казан тарихы, татарлар тарихы белән кызыксына: борынгы биналарны, гыйбадәтханәләрне, кунакханәләрне фотосурәткә төшерә, үзләренә истәлек өчен бүләкләр, сувенирлар сатып ала, татлы чәкчәктән авыз итә.

Шәһәребездә бик популяр булган бу урам XI гасырда барлыкка килә. Ул Югары Кирмән белән Түбән Нугай капкасын тоташтыра. Ул чорда аны Нугай Юлы дип атыйлар. Шәһәр капкасыннан Балык мәйданына (хәзерге Тукай мәйданына) кадәр сузылган.

Реклама

Түбән Нугай капкасыннан Нугай сәүдә юлы башланган. Ул Богылтауның (Кремль калкулыгының) түбән өлешеннән үткән. Хәрби Нугай юлы да Богылтау аша салынган һәм Патша капкасы яныннан юнәлеш алган. Югары Кирмәннән Патша капкасына таба Шәһид Юлы сузылган. Монда Кәрван-сарайлар, күренекле кешеләрнең утарлары, Бохар йорты урнашкан.

XII гасырда Болак каналы казылганнан соң, Кырым Юлы барлыкка килгән. Шуннан Кырымга сәүдә юлы сузылган. Богылтауның текә ягы тора-бара сөзәкләндерелгән һәм йортлар төзи башлаганнар. Нугай Юлы урамы киңәя барган, аның янына үтеп йөрү юлы салынган (хәзерге Профсоюз урамы).

1552 елда Явыз Иван гаскәрләре Түбән Нугай капкасы янында диварны җимерәләр, ваталар. Соңыннан урыс гаскәрләре шәһәрне бөтенләй яулап ала. Диварның ватылган өлеше озак еллар үзгәрешсез кала бирә. Аның белән янәшә шәһәрнең яңа капкасы формалаша, аңа Җимерелгән (Проломная) исеме кушалар. Аның янына агачтан Богоявление чиркәве төзеп куялар, керү урыны Нугай Юлы урамыннан була. Тиздән урамга урыс гаскәрләре, Явыз Иванның якыннары килеп урнаша, урам зурая бара һәм аны 1564 елдан Зур Җимерелгән (Большая Проломная) дип атый башлыйлар. Шәһәрдән татарлар кысрыклап чыгарыла. Аларга сазлыклы, баткак җирләрне киптереп, йортлар салырга туры килә. Кирмәнгә якын булган җирләрне урыс гаскәрләре составында сугышкан татарларга бирәләр. Шулай итеп, Кораеш һәм Татар бистәсе барлыкка килә.

Шәһәр үсә, Кораеш бистәсендә зур сәүдә үзәге - базарлар төзелә. Зур Җимерелгән (Большая Проломная) урамының дәвамы барлыкка килә. Аны Георгиевская урамы (хәзерге Санкт-Петербург урамы) дип атыйлар. Анда Постау бистәсе (Суконная слобода) төзелә башлый. Балык мәйданында (хәзерге Г.Тукай мәйданы) сәүдә һәрчак гөрләп тора.

1774 елда Пугачев явыннан соң булган янгыннан күп биналар зыян күрә. Шәһәрнең яңа генераль планын төзиләр. Акчаның шактый өлешен Әби-патша (Екатерина II) бүлеп бирә. 1917 елгы инкыйлаб Зур Җимерелгән урамын да үзгәртә. Урамның көньяк өлешенә 62 м биеклектәге чиркәү манарасы (колокольня) төзиләр. Ул тәбәнәк йортлар янында лилипутлар янәшәсендәге Гулливерны хәтерләтә. Казанлылар Зур Җимерелгән урамына Шаляпин исеме бирелер дип көтсәләр дә, 1930 елдан ул Бауман исеме белән йөртелә башлый. Бүген Бауман - җәяүлеләр юлы, ә менә 1948 елда анда троллейбуслар да йөргән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: