16+

Үзенчәлекле сәгать

«Тукай мәйданы»нда автобус көтеп торам. Ике катлы кызыл автобус килеп туктады да аннан башкалабызга килгән бертөркем туристлар төште. Алар тукталыштан ерак түгел генә урнашкан үзенчәлекле сәгать янына китте. Аның һәр ягын карый-карый әйләнеп чыкканнан соң, янына басып, фотога төшә башладылар. Әйе, күпләрне үзенә җәлеп итә ул сәгать.

Гашыйкларның очрашу урыны дип тә йөртәләр аны.

Сәгать бронзадан коелган. Әлеге монументаль-декоратив композициянең авторы – архитектор Игорь Башмаков. Сәгатьтәге бик нечкә каллиграфик эшләрне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе хаттат Нәҗип Нәккаш башкарган. Гарәп каллиграфиясе белән татарча язылган саннар гарәп хәрефләрен белмәгән кешеләргә үзенчәлекле бизәк кебек тоеладыр. Сәгать әйләнәсендә дә гарәп хәрефләре белән татарча текст – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әсәрләреннән өзекләр китерелә. Тукай шигырьләре, «Тукай мәйданы»... Сәгатьнең өстендә кечерәк өч бронза сын урнаштырылган. Алары да Тукайның «Фатыйма белән Сандугач», «Кечкенә музыкант», «Пар ат» әсәрләре буенча эшләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading