16+

«Зилант»

Идел буе районының Мәүлетов урамында 2009 елның октябрендә «Зилант» спорт комплексы файдалануга тапшырылды. Универсиада өчен төзелгән әлеге бина 6196 квадрат метр мәйданны били. Комплекс эченә 64х32 метр зурлыгындагы боз мәйданы, 1 мең тамашачыга исәпләнгән трибуна, 2 күнегүләр залы урнашкан. Боз аренасы хоккей, фигуралы шуу, шулай ук баскетбол һәм волейбол уеннары...

Идел буе районының Мәүлетов урамында 2009 елның октябрендә «Зилант» спорт комплексы файдалануга тапшырылды. Универсиада өчен төзелгән әлеге бина 6196 квадрат метр мәйданны били. Комплекс эченә 64х32 метр зурлыгындагы боз мәйданы, 1 мең тамашачыга исәпләнгән трибуна, 2 күнегүләр залы урнашкан. Боз аренасы хоккей, фигуралы шуу, шулай ук баскетбол һәм волейбол уеннары өчен файдаланыла. «Зилант» балалар һәм яшүсмерләрнең 4 спорт мәктәбен үзенә сыендырды. Балаларга хоккей һәм фигуралы шуу юнәлешләрендә күнекмәләр бирелә. Казанлыларга да, билгеле бер түләү тәртибендә, боз мәйданчыгында тимераякта шуу мөмкинлеге тудырылган.
Зилант яки Аждаһа - риваятьләрдәге канатлы һәм елан койрыклы җан иясе. Казан шәһәренең гербына һәм флагына да Зилант төшерелгән. Хөсәен Мәүлетов урамындагы халыкара дәрәҗәдәге спорт комплексына Казанның символы саналучы «Зилант» исеме уңышлы сайлап алынган. Универсиада көннәрендә биредә волейбол буенча беренчел ярышлар үткәрү планлаштырылган.
Заманча технологияләргә нигезләнеп һәм сыйфатлы төзелеш чималлары кулланып сафка бастырылган бина Мәүлетов урамын тагын да ямьләндереп җибәрде. Идел буе районында яшәүчеләр «Зилант»ны үз итеп өлгерде инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading