16+

Үзәк стадион

Меңьеллык мәйданы янәшәсендәге Үзәк стадион 1960 елның 25 июнендә ачылган. Төзелеш эшләре архитектор В.Портянкин проектына нигезләнеп башкарылган. 30 мең тамашачыга исәпләнгән стадион башта В.И.Ульянов-Ленин исемендә булган. Биредә тәүге футбол матчы 1960 елның 21 августында үткәрелгән. Анда Казанның «Искра» командасы Каменск-Уральск шәһәренең «Металлург» клубын 4:1 исәбенә җиңгән. Стадионга 2001-2005 елларда реконструкция...

Меңьеллык мәйданы янәшәсендәге Үзәк стадион 1960 елның 25 июнендә ачылган. Төзелеш эшләре архитектор В.Портянкин проектына нигезләнеп башкарылган. 30 мең тамашачыга исәпләнгән стадион башта В.И.Ульянов-Ленин исемендә булган. Биредә тәүге футбол матчы 1960 елның 21 августында үткәрелгән. Анда Казанның «Искра» командасы Каменск-Уральск шәһәренең «Металлург» клубын 4:1 исәбенә җиңгән.
Стадионга 2001-2005 елларда реконструкция ясалды, хәзер тамашачылар урыны 27 мең 756га калдырылды. 2007 елда стадион биләмәсендә футбол-җиңел атлетика манежы төзелде.
Казанның «Рубин» футбол клубы үзенең өйдәге матч­ларын шушы стадионда үткәреп килде. Футбол сөюче­ләргә, мәгълүм булганча, 45 мең урынга исәпләнгән яңа «Kazan-Arena» стадионы төзелә.
Универсиадага әзерлек кысаларында, Үзәк стадионга кабат реконструкция бара. Корпусларның түбәләре, трибуна асты биналары яңартыла, йөгерү, сикерү һәм ядрә ату секторы төзекләндерелә. Автомобильләр өчен 250 урын эшләнелә. Стадионга 4 трибуна урнаштырылган, футбол кырына Motomatic (Швейцария) чирәм катламы түшәлгән. Универсиаданың җиңел атлетика буенча ярышларын Үзәк стадионда оештыру каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading