16+

«Ак Бүре»

Совет районының Ваһапов урамында урнашкан «Ак Бүре» комплексы - үзе бер спорт шәһәрчеге. Ул күптөрле эшчәнлекле спорт залын, боз аренасын һәм бассейнны берләштерә. 2005 елда ачылган боз аренасы хоккей һәм фигуралы шуу күнегүләре өчен файдаланыла. 2009 елда бассейн сафка бастырылды. Универсиада көннәрендә спортчылар әлеге бассейнда күнекмә йөзүләр үткәрәчәкләр. «Ак Бүре»...

Совет районының Ваһапов урамында урнашкан «Ак Бүре» комплексы - үзе бер спорт шәһәрчеге. Ул күптөрле эшчәнлекле спорт залын, боз аренасын һәм бассейнны берләштерә. 2005 елда ачылган боз аренасы хоккей һәм фигуралы шуу күнегүләре өчен файдаланыла. 2009 елда бассейн сафка бастырылды. Универсиада көннәрендә спортчылар әлеге бассейнда күнекмә йөзүләр үткәрәчәкләр.
«Ак Бүре» спортның йөзү, мини-футбол, дзюдо, ирекле көрәш, теннис, фигуралы шуу, хоккей, айкидо һәм каратэ юнәлешләрендә эшли. Спортның шушы санап үтелгән төрләре белән «Ак Бүре» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары да шөгыльләнә. Бассейнда сабыйлар өчен махсус сай мәйданчык эшләнгән. Комплекстагы заллар спорт мәктәпләре укучыларының дәрес-күнегүләреннән бушаган сәгатьләрдә казанлылар карамагына бирелә. Физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм ятимнәр катнашында да төрле бәйгеләр оештырыла. Россия күләмендә теннис һәм нәфис гимнастика ярышларын, гандбол буенча республика спартакиадасын ел саен «Ак Бүре» комплексында уздыру матур гадәткә әверелгән. Совет районында яшәүчеләр «Гаилә эстафетасы»нда да теләп катнашалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading