16+

Бии торган машиналар (+ фото, видео)

Казанда беренче тапкыр уникаль автошоу узды.

Бии торган машиналар (+ фото, видео)

Казанда беренче тапкыр уникаль автошоу узды.

Бүген Казанның Үзәк Ипподромы каршындагы мәйданда экстремаль автошоу узды. «Раунд-Х» командасы тәкъдим иткән "Җиңү өчен рәхмәт" дип исемләнгән әлеге дрифт-шоу Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Бу тур Россиянең 17 шәһәрендә үтәчәк. Бүген исә Россиянең иң оста пилотлары Казан тамашачысына экстремаль трюклар күрсәтте. Автошоуның үзенчәлеге - турда катнашучы машиналарның гадәти булмавында. Алар Советлар Союзы Геройлары - В. Зайцев, И. Кожедуб, Н. Гастелло, Д. Лавриненко, А. Матросов, А. Покрышкин исемнәре белән аталган, автомобильләргә сугыш батырларының рәсемнәре төшерелгән, хәрби теманы чагылдыралар.

Бүген дрифт аеруча яшьләр арасында популяр. Шуңа да ипподромда иң күбе яшьләр иде. Һәр трюкны игътибар белән күзәткән тамашачы канәгать калды.

- Мондый уникаль чара башкалабызда беренче тапкыр уза, машиналарның кискен борылышлар ясавы, шиналарның кызган исе, автомобиль глушительләреннән чыккан ялкын - болар барысы да адреналин бирә, - ди тамашаны карарга Ижаудан кадәр килгән Максим.

Пилотларның кабинадан чыгып машина йөрткәннәрен, автомобильләрнең "парлы биюен" видео тасмалардан, фотолардан күрергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading