16+

«Булгар»

Башкаланың 3 йолдызлы «Булгар» кунакханәсе заманча архитектурасы белән игътибарны җәлеп итә. Аның Татарстан урамындагы, заманында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай да яшәгән «Болгар» номерлары белән һичбер уртаклыгы юк. 2008 елда халыкара таләпләргә җавап бирерлек итеп реконструкция үткәрелгән 9 катлы «Булгар»га 143 номер, ресторан, бильярд залы, бассейнлы сауна, матурлык салоны,...

Башкаланың 3 йолдызлы «Булгар» кунакханәсе заманча архитектурасы белән игътибарны җәлеп итә. Аның Татарстан урамындагы, заманында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай да яшәгән «Болгар» номерлары белән һичбер уртаклыгы юк. 2008 елда халыкара таләпләргә җавап бирерлек итеп реконструкция үткәрелгән 9 катлы «Булгар»га 143 номер, ресторан, бильярд залы, бассейнлы сауна, матурлык салоны, конференция заллары урнашкан. Түләүсез Wi-Fi интернет мөмкинлеге тудырылган. Ике кешелек люкс бүлмәсенең тәүлеклек бәясе - 7200 сум, стандарт номер 2900 сум. Идел буе төбәкләрендә иң түбән бәяләрдән санала икән бу. Гади эшче-хезмәткәргә «тел шартлатып» көрсенеп куярга гына кала. «Булгар» отеле рестораны татар, рус һәм Европа халыклары ашлары тәкъдим итә. Хәләл ризыклар әзерләүгә сертификат алганнар, әлеге гамәлләренә җаваплылык тоеп карыйлар.
«Булгар» чит илләр һәм Россия төбәкләреннән килгән туристларга Казанны, Татарстанны пропагандалауда нәтиҗәле эш тә башкара. Казан Кремленә, Болгарга, Зөя (Свияжск) шәһәрлегенә һәм башка тарихи-мәдәни урыннарга экскурсияләр оештыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading