16+

Чистарыну 1 апрельдән башлана

Татарстан Хөкүмәтенең 2016 елның 21 мартында кабул ителгән күрсәтмәсе нигезендә, республикада апрель һәм майда санитар-экология икеайлыгы үткәрелә.

Чистарыну 1 апрельдән башлана

Татарстан Хөкүмәтенең 2016 елның 21 мартында кабул ителгән күрсәтмәсе нигезендә, республикада апрель һәм майда санитар-экология икеайлыгы үткәрелә.

- Кышкы чордан соң матур гадәт буенча айлыклар, икеайлыклар башлана. Быел санитар икеайлык 1 апрельдән старт ала. Экология министрлыгы гына түгел, бу чара һәммәбез - предприятиеләр, оешмалар, ведомстволар тарафыннан оештырыла. Эшләрне көйләүче ролен табигатьне саклау ведомстволары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары үз җаваплылыгына ала. Әйтергә кирәк, эшләр бердәм рәвештә гамәлгә ашырыла, - диде республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры Фәрид Абдулганиев "Татар-информ" агентлыгындагы очрашуда.

Икеайлык кысаларында Россия кулланучылар җәмгыятенең, Россия табигать күзәтчелеге оешмасының республика буенча идарәләре, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, шулай ук ЮХИДИ идарәсе, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм башка ведомстволар тирә-юнь мохитне саклау юнәлешендәге эшчәнлекләрен активлаштырачаклар.

Экология министрлыгы хәзер республика төбәкләрендә зона киңәшмәләре уздыра. Аларда санитар чаралар оештыру мәсьәләсендәге үткән еллардагы тәҗрибә һәм яңа алымнар барлана. Экологик эчтәлектәге көчәйтелгән режим икеайлык белән генә туктап калмаячак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, республикада быел - Сусаклагыч зоналар елы.

Фәрид Абдулганиев санитар икеайлык кысаларында башкарылган эшләрнең уңай нәтиҗәләре май бәйрәмнәренә кадәр үк күренә башлаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading