16+

Җиңү паркы

Казанның Яңа Савин районында урнашкан Җиңү паркы - башкаланың матур корылмаларыннан берсе. Ямашев проспекты белән Бондаренко урамы киселешендәге 50 гектар сазлыклы җирне әле 1970 елларда ук төзекләндерүгә керешелгән иде. Биредә, Бөек Ватан сугышының көннәре һәм төннәре санынча, 1418 төп агач утыртылды. Мемориаль комплекс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50 еллыгында, ягъни...

Казанның Яңа Савин районында урнашкан Җиңү паркы - башкаланың матур корылмаларыннан берсе.
Ямашев проспекты белән Бондаренко урамы киселешендәге 50 гектар сазлыклы җирне әле 1970 елларда ук төзекләндерүгә керешелгән иде. Биредә, Бөек Ватан сугышының көннәре һәм төннәре санынча, 1418 төп агач утыртылды. Мемориаль комплекс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50 еллыгында, ягъни 1995 елда ачылды.
Парк Бөек Ватан сугышы Геройлары истәлегенә төзелгән мемориалдан башлана. Мәңгелек ут тирәли пантеон куелган. Аңа сугыш һәм хезмәт геройларының, Дан орденының тулы кавалерларының исемнәре язылган. 42 метр биеклектәге Җиңү стелласын Сугышчы һәм сабыйны күтәргән Хатын-кыз-Ана сыннары бизи. Сугыш чоры һәм хәзерге заман хәрби техникасы рәтләре мәртәбәле урынны били. Яшь каеннардан соң, күз алдында түгәрәк күл пәйда була.
Яшь парлар Мәңгелек ут мемориалына чәчәкләр салуны намус эше саный. Биредә тематик чаралар үткәрелә, балалар өчен аттракционнар эшли. Җиңү паркы ачылганга шактый еллар узса да, территория һаман төзекләндерелә, экспонатлар тулыландырыла тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading