16+

Казан метросының икенче линиясендә «Зилант» станциясеннән «Академия» станциясенә кадәр тоннельне казу башланды

14 сентябрьдә Казан метрополитенының икенче тармагында «Зилант» станциясеннән «Академия» станциясенә кадәр аралык тоннелен казу башланды. «Айсылу» тоннель казу комплексын эшләтеп җибәрүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары җитәкчеләре һәм «Казметрострой» АҖ вәкилләре катнашты.

«Казметрострой»ның генераль директоры Марат Рәхимов Рөстәм Миңнехановка һәм Илсур Метшинга күптән түгел «Тулпар» һәм «Зилант» метро станцияләрен тоташтыручы 2,2 км озынлыктагы тоннельне казу төгәлләнүе турында сөйләде. Хәзер эшләр «Зилант» метро станциясендә бара. 

Марат Рәхимов шулай ук ТР Президентына һәм Казан Мэрына Казан метрополитенының үсеш перспективалары турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, проектлаучылар берничә вариантны карыйлар: Республика клиник хастаханәсенә кадәр ике станция ясау, шул исәптән Универсиада авылын да кертеп, яисә икенче линиянең икенче участогына (Компрессор заводына кадәр) басым ясарга. «Болар барысы да вакыт, исәпләүләр, икътисадый нигезләү таләп итә», - дип төгәлләштерде «Казметрострой» генераль директоры. 

Чара ахырында «Айсылу» тоннель казу комплексын эшләтеп җибәрделәр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. 

Метрополитенның икенче тармагының беренче җибәрү комплексын төзүне 2027 елда тәмамлау күздә тотыла. Дүрт станциядән («Зилант», «Тулпар», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Академия») торган беренче участокның гомуми озынлыгы 5 км 750 метр тәшкил итә. Тармакка барлыгы дүрт станция буенча өч блок керәчәк. 

Исегезгә төшерәбез, июнь аенда Казанда метрополитен станцияләренең иң яхшы интерьер концепциясенә ачык бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. «Академия» станциясенең иң яхшы концептуаль карары дип Мәскәүдән Алиса Силантьеваның «Ткань познания» проекты танылды. «Зилант» станциясе өчен Мәскәүнең Rokot Studio архитектура бюросы проектын нигез итеп алырга булдылар. «Тулпар» станциясен бизәү нигезенә Мәскәүдән Денис Хохловның социаль проекты алыначак. «ТАССРның 100 еллыгы» станциясенә килгәндә, фикер алышу вакытында тәкъдим ителгән концепцияләрнең берсе дә жюри әгъзаларының уңай бәясен алмады . 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading