16+

Казан урамнарында йөрүе дә рәхәт хәзер...

Татарстан башкаласында узган җәйдә шәһәрнең һәм бистәләрнең 167 юлы, кварталарда 89 юл төзекләндерелде, күп фатирлы 430 йорт ишегалды яңартылды. Барлыгы 2 миллион квадрат метр мәйдандагы ватылган-җимерелгән иске асфальт катламы кырып алынып, аның урынына сыйфатлы асфальт-бетон түшәлгән.

Казан урамнарында йөрүе дә рәхәт хәзер...

Татарстан башкаласында узган җәйдә шәһәрнең һәм бистәләрнең 167 юлы, кварталарда 89 юл төзекләндерелде, күп фатирлы 430 йорт ишегалды яңартылды. Барлыгы 2 миллион квадрат метр мәйдандагы ватылган-җимерелгән иске асфальт катламы кырып алынып, аның урынына сыйфатлы асфальт-бетон түшәлгән.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев бу саннарны “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр итте. Төзекләндерүләргә федераль һәм республика бюджетларыннан 14,7 миллиард сум тотылган. Әлеге финанс чыганакларының 8 миллиарды Вознесение трактын, Горький шоссесына янәшә юлны, Оренбург трактындагы юл чишелешен, Мәүлетов урамында җәяүлеләр өчен җир асты юл кичүен төзүгә юнәлтелгән.
- “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында Казанның 11 урамы юлына асфальт-бетон түшәлде. Мисал өчен, мондый эшләр Белинский, Гагарин, Голубятников, Беломор, Маршал Чуйков, Гладилов, Рәүис Гареев, Хезмәт, Совет районындагы Магистраль, шулай ук Вознесение белән Яңа Сосновка бистәләрендәге урамнарда башкарылды, - диде Игорь Куляжев.

Юлларның һәм квартал эче юлларының аеруча тузган өлешләрен ремонтлау республика программасы ярдәмендә үткәрелгән. “Халык контроле” челтәренә кергән гозерләр дә исәпкә алынган. Кол Гали, Боевая, Аракчино шоссесы, Серов, Җәүдәт Фәйзи урамнары, Рәүис Гареев урамыннан Бакый Урианче урамына чыгу юлын төзекләндерүгә казанлыларның зарланулары этәргеч биргән.

“Салават күпере” торак комплексында Әлфия Авзалова урамында, “Весна-2” белән “Яңа Горки” торак комплексларында мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына илтә торган тротуарларга һәм юлларга асфальт җәелгән. Җиңү проспекты, Татарстан, Меридиан, Бондаренко, Серов, Латыш укчылары, Ломжа урамнарында

“Безнең ишегалды” республика программасы нигезендә яңартылган ишегалларына уза торган юллар да төзекләндерелгән.
Казан үзәгендәге Большая Красная, Пушкин, Театр, Федосеев, Дзержинский, Япеев, Карл Маркс, Татарстан, Оренбург тракты, Универсиада проспекты, Тихомирнов урамнарына, Ирек мәйданына яңа асфальт түшәлде.

Борисоглебск, Әмәт, Иске Горки, Вознесение (барлыгы 13 торак пункт) бистәләрендә 22 урам юлы тәртипкә китерелде. “Әке”, “Домостроитель”, “Строитель №1”, “Залив”, “Совет”, “Ветеран” бакчачылык ширкатьләренә илтә торган 5 юл төзекләндерелгәннән соң, казанлыларны табигать кочагына ашкындырып кына тора хәзер.
Республика программасы ярдәмендә Казанда 115 чакрым юл төзекләндерелгән.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading