16+

Казанда Назарбаев урамы булачак

Казанда Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев исемендәге урам барлыкка килергә мөмкин. Татарстан Республикасында яшәүче казахларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Сәгыйт Джаксыбаев "ШК"га сөйләгәнчә, бу бүген генә туган идея түгел.

Казанда Назарбаев урамы булачак

Казанда Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев исемендәге урам барлыкка килергә мөмкин. Татарстан Республикасында яшәүче казахларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Сәгыйт Джаксыбаев "ШК"га сөйләгәнчә, бу бүген генә туган идея түгел.

- Нурсолтан Назарбаев ике республика арасындагы дуслык-хезмәттәшлек җепләрен ныгытуны шәхсән дәвам итте һәм үстерде. Казанда бер урамга аның исемен бирү идеясе белән без күптән яна идек. Ике тугандаш республика арасындагы мөнәсәбәтләрнең елдан-ел үсеш алуын, хезмәттәшлекнең ныгый баруын күргәч, вакыты җитте дидек. Дуслыкны символлаштырган бер билге булырга тиеш дип, без башкаладагы бер урамны Казахстан Президенты исеме белән атауларын сорап, Казан мэры Илсур Метшин исеменә хат юлладык, хәзер карар кабул ителүен көтәбез, - диде безгә Сәгыйт Джаксыбаев.

Искәртеп үтәргә кирәк, Казахстан - Татарстанның актив һәм стратегик яктан мөһим партнерларның берсе булып тора. 2014 ел нәтиҗәлре буенча, ике республика арсындагы тышкы сәүдә әйләнеше 387 миллион долларны тәшкил итә, эскпрт операөияләре - 374,5 миллион доллар, ә импорт - 12,5 миллион доллар.

Узган елның сентябрендә Татарстан Президенты Указы нигезендә Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев ике арадагы хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өлеше, халыклары арасындагы дуслыкны ныгытуы өчен "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде. Ә 2014 елның апрелендә Казахстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле М.Таҗин Татарстанга килеп Рөстәм Миңнехановка II дәрәҗә Достык Орденын тапшырган иде.

Фото: elbasym.kz

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading