16+

Казанлылар аккошларга исем сайлый

Кабан күле мәхәббәт кошлары оясына әйләнде. «Татар утары» комплексы Мәскәү артыннан пар аккошлар кайтарган. Аккошларны күлгә инде 1 майда ук җибәрделәр. Хәзер аларга исем сайлыйлар. Күлгә аккошлар җибәрү идеясе комплекс хуҗаларының берсеннән яңгырады. Ул Женева шәһәрендә бер ял итү урынында нәкъ шундый ук кошларны күреп, аларга сокланып кайткан. Кабан күле...

Казанлылар аккошларга исем сайлый

Кабан күле мәхәббәт кошлары оясына әйләнде. «Татар утары» комплексы Мәскәү артыннан пар аккошлар кайтарган. Аккошларны күлгә инде 1 майда ук җибәрделәр. Хәзер аларга исем сайлыйлар. Күлгә аккошлар җибәрү идеясе комплекс хуҗаларының берсеннән яңгырады. Ул Женева шәһәрендә бер ял итү урынында нәкъ шундый ук кошларны күреп, аларга сокланып кайткан. Кабан күле...

Кабан күле мәхәббәт кошлары оясына әйләнде. «Татар утары» комплексы Мәскәү артыннан пар аккошлар кайтарган. Аккошларны күлгә инде 1 майда ук җибәрделәр. Хәзер аларга исем сайлыйлар.
Күлгә аккошлар җибәрү идеясе комплекс хуҗаларының берсеннән яңгырады. Ул Женева шәһәрендә бер ял итү урынында нәкъ шундый ук кошларны күреп, аларга сокланып кайткан. Кабан күле буенда эшләп торып, без мондый мөмкинлекне кулдан ычкындыра алмадык. Шәһәр халкына, килгән кунакларга шундый бүләк ясыйсыбыз килде, - ди «Татар утары» комплексы директоры Венера Шаһиәхмәтова.
Бүгенге көндә «Татар утары» комплексы янында Кабан күлендә дүрт аккош йөзә. Аларны карарга Казан зоопаркы да ярдәм итә икән. Ә кошларны җибәргәнче, күлнең тирә-ягын чистарталар. Хәер, тирә-ягын гына да түгел.
- Күл буен Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән карап йөргәндә, аның төбен чистартырга кирәк дигән карарга килдек. Водолазлар чакыртып, күл төбен чүптән арындырдык. Чистарту эшләре шәһәр мэриясе, волонтерлар ярдәмендә башкарылды, - ди Венера ханым.
Аккошлар яңа җиргә бик тиз ияләшкән. Үз­ләренә ризык бирәсе вакытны да чамалап кына торалар, вакыт җитүгә, ашату урынына канатларын җәеп килеп җитәләр икән.
- Халык та бик яратты аккошларны. Утарга килгән кунаклар да яннарына гел ипи белән чыга. Без: «Ипи генә түгел, үлән дә кирәк аларга», - дип әйтеп карыйбыз. Яше сиксәннән узган бер әби дә: «Менә кошларны ашатырга киләм әле»,- дип килеп йөри, - дип көлә Венера Шаһиәхмәтова.
Бүген «Татар утары» комп­лексы хезмәткәрләре кош­ларга исем сайлау белән мәшгуль. Алар шәһәр халкына да мөрәҗәгать иткән. Халык арасында Руслан-Людмила, Таһир-Зөһрә кебек исемнәрне еш тәкъдим итәләр ди. Татар һәм рус фольклоры геройлары исемнәре дә яңгырый. Үзегезгә ошаган исемнәрне утарның «Инстаграм»дагы акаунтында яки tatusadba2014@yandex.ru электрон адресы буенча калдыра аласыз. Иң отышлы исем авторларына «Татар утары» истәлекле бүләкләр тапшырачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading