16+

Казанны биш ел буе чистартачаклар

Татарстанда июнь аена кадәр санитар-экологик икеайлык бара. Казанда 23 апрельгә гомумшәһәр өмәсе билгеләнгән.

Казанны биш ел буе чистартачаклар

Татарстанда июнь аена кадәр санитар-экологик икеайлык бара. Казанда 23 апрельгә гомумшәһәр өмәсе билгеләнгән.

Шәһәр башкарма комитетындагы киңәшмә дә санитар-экологик сулышта узды. Административ-техник инспекция ида­рәсе җитәкчесе Әлфир Шәмсетдинов сөйләгәнчә, Казанда соңгы өч елда тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очраклары 40 процентка кимегән. Предприятиеләр һәм оешмаларның 80 проценты үз территорияләреннән карны полигоннарга яки эретү камераларына чыгарттыру буенча килешү төзегән. Бу күрсәткеч 2014 елны әле 60 процент кына булган. Карны территориядән чыгарып, урамга өю рөхсәт ителми, моның өчен зур штрафлар салына. Шәһәр читендәге урманлыкларга рөхсәтсез рәвештә түгелгән кар өемнәре табылмаган. Әмма дә ләкин, Мәскәү районыннан кала, башка районнардагы идарәче компанияләр кышкы чорда йортара юлларны һәм тротуарларны җыештыруда гел «бишле» куярлык эшләмәгәннәр.

- Казанда соңгы дүрт елдагы күзәтүләргә нигезләнгәндә, 46 урында рөхсәтсез рәвештә чүплек өеме барлыкка китерелә, - дип уфтанды Әлфир Шәмсетдинов. Шулай да, сүзен яхшыга өметләнеп дәвам итте: - Шәһәр читендәге урманлыкларда, елга һәм күл буйларында рөхсәтсез барлыкка китерелә торган чүп­лекләр саны ел саен 25 процентка кими бара. Җир кишәрлекләренең шәхси кулларга тапшырылуы, бункерлар саны артуы да файда итә.

Тышкы төзекләндерү кагый­дәләрен бозган өчен, физик затларга - 2-2,5 мең сум, җитәкчеләргә - 15-20 мең сум, юридик затларга 200-500 мең сум штраф салына. Кабат кагыйдә бозсаң, штраф күләме ике мәртәбәгә арттырыла.

Мэр Илсур Метшин сүзлә­ренә караганда, Казанны «кыр­гычлауга», ягъни чистартуга стратегик әһәмият биреләчәк.
- Максатыбыз штраф түләтү түгел, - ди Илсур Метшин. -2012 елдан бирле шәһәр территория­сендәге яшел зоналарга чүпләр бушату ике мәртәбәгә кимеде. Предприятиеләрнең һәм оешмаларның, шәхси милектәге предприятиеләрнең табигатькә җаваплы мөнәсәбәтләре сизелерлек яхшыра бара. Казанны алдагы биш елда Россиядәге иң чиста, иң имин, иң төзек шәһәр дәрәҗәсенә күтәрүне бурыч итеп куйдык. Авыр эш, ләкин шуңа омтылырга кирәк. Чиста, имин,төзек шәһәр югарылыгына омтылабыз икән, анда пычрак урамнар һәм рөхсәтсез чүплекләр була алмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading