16+

Казанның иң зур казанына «сак» куелды

Даши Намдаков иҗаты белән казанлылар ныклап торып 2011 елда таныша башлаган иде.

Казанның иң зур казанына «сак» куелды

Даши Намдаков иҗаты белән казанлылар ныклап торып 2011 елда таныша башлаган иде.

Ул чагында «Хәзинә» милли сәнгать галереясында ике ай дәвамында барган «Вселенная кочевника» дип аталган шәхси күргәзмәсе чыннан да истә калырлык булды: 100 гә якын скульптура (алары хәтта урамда Казан кирмәне буйлап сибелгән иде), графика, ювелир әсәрләре тәкъдим итте рәссам. Аннан соң да бу исемне истә калдырырга җай табылды. Алай гына да түгел телдән төшми азапланды. Чөнки әлеге авторның Болгарга куелырга дип тәгаенләнгән "Саклаучы" сыны җәмагатьчелек тарафыннан кискен каршылыкка очрап, куелмый калды. Шуннан озак та узмады Казансу елгасы буена дөньядагы иң зур казанны китереп куючы да ул үзе булды. "Казан" гаилә үзәге урнашкан әлеге бина янында бу атнада тагын бер зур вакыйга: Казан шәһәре һәм Татарстан символлары булган канатлы зилант һәм ак барс сыннарын ачу тантанасы узды.



Ачылышта республика җитәкчеләре - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин белән беррәттән сынчы Даши Намдаковның үзен дә очратырга була иде. Шулай итеп, хәзер иң зур казанның үзен дә, биредә кавышучыларның гаилә ныклыгын да төрле яклап әлеге мифик сыннар да саклаячак. (Сак дигәннән, ул чыннан да һәрвакыт кирәк, юкса, Даши Намдаковның иң тәүге эшен дә кайчандыр урлап алып китүләрен искә төшереп узу ярыйдыр бу очракта. Сын соңрак төсле металл тапшыра торган пункттан табыла.)



Ачылышта Казан мэры әлеге сыннарны башкаланың яңа символы дип атады һәм авторларга - идея өчен Татарстан президентына һәм әлеге эшне тормышка ашырган өчен Даши Намдаковка үзенең рәхмәтләрен җиткерде. Шунда ук бу эшкә этәргән сәбәпләрне дә бәян итте сынчы:

- Казанга килгән саен - казан, казан дибез. Сүзнең мәгънәсен, килеп чыгышын аңлыйсың, ә шәһәрдә символы - тамгасы юк. Ә бит тамгасы бик матур... Бер сөйләшеп утырганда, бу фикерне Минтимер Шәймиев тә эләктереп алды һәм: "Миңа синең фикерең ошый, чөнки гаилә, дуслар, халыклар казан тирәсенә җыела. Бу әле берләштерүче символ да", дип әйтеп куйды. Болар барысы да зур эшкә этәргеч бирде.
- Моннан соң әлеге ике символ мәхәббәтне, гаиләне һәм җирдәге иң олы кыйммәтләрне гәүдәләндерсен, - дип теләде Илсур Метшин.



Аны куәтләп Рөстәм Миңнеханов та гаиләләрнең нык, ишле булуын хуплап гаилә бәхетенә куанып яшәргә чакырды. Сынчы исә әлеге сыннарны үзенең "балалары" дип атады һәм эшләренең биредә куелуын үзе өчен зур дәрәҗә дип бәяләде, бер үк вакытта ышаныч белдергәннәре өчен Татарстан халкына, республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading