16+

«Южный» автовокзалы

Татарстан башкаласында 2011 елда Оренбург трактында «Южный» автовокзалы эшли башлады. Бу проект Татарстан урамындагы төп автовокзалда һәм шәһәр эчендә транспорт тыгызлыгын киметү, пассажирларга хезмәт күрсәтүне яхшырту максатында гамәлгә ашырылды. Шәһәр читендә (Республика клиника хастаханәсе янәшәсендә) булуы яңа автовокзалга килүче автобусларны транспорт бөкеләреннән коткара. «Южный»ның гомуми мәйданы 2250 квадрат метрны тәшкил...

Татарстан башкаласында 2011 елда Оренбург трактында «Южный» автовокзалы эшли башлады. Бу проект Татарстан урамындагы төп автовокзалда һәм шәһәр эчендә транспорт тыгызлыгын киметү, пассажирларга хезмәт күрсәтүне яхшырту максатында гамәлгә ашырылды. Шәһәр читендә (Республика клиника хастаханәсе янәшәсендә) булуы яңа автовокзалга килүче автобусларны транспорт бөкеләреннән коткара. «Южный»ның гомуми мәйданы 2250 квадрат метрны тәшкил итә. Бинада көтү залы, ана һәм сабый бүлмәсе, медицина пункты, саклау камерасы, кунакханә, кафе һәм буфет урнашкан. Автовокзал берьюлы 550 кешене сыйдыра, тәүләгенә 4-5 мең пассажирны сәфәргә озата.
«Южный»дан автобуслар көньяк тарафлардагы Әлмәт, Зәй, Бөгелмә һәм Түбән Кама шәһәрләренә, шулай ук Оренбург һәм Самарага кузгала. Гомумән, әлеге автовокзал төбәкара, шәһәрара һәм шәһәр яны юнәлешләрендәге 44 маршрутны үз эченә ала.
Автовокзал эшчәнлегендә мәгълүмати технологияләр киң кулланыла. Мәсәлән, автобусларның рейслары турындагы мәгълүматны һәм билетларны үз өеңдә-фатирыңда интернет аша да алырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading