Кыз баланы бирнә сандыгы белән кияүгә бирү бер бүген генә уйлап чыгарылган нәрсә түгел. Альберт Гарипов та әнә кызы Алсуны кияүгә биргәндә, йоласына туры китерим дип, бөтен эшен читкә куеп, сандыкка утыра. Альберт тотынгач, аныкы кешенеке сыман гына буламы соң инде?! Сырлап, чокып ясый торгач, шактый затлы чыга эше. Сыртлап...
Хәер, нәрсәгә тотынса, шуны коеп куя торган кеше Альберт. Өенә керүгә үк монда талымлы оста яшәвен чамалыйсың. Ни хикмәт, кечкенәдән балта эшенә кулы ята аның. Үчәлле мәктәбендә 5-6нчы класста укыганда, рәсем-сызым укыткан Фәтыйх абыйлары Солтанов оештырган «Оста куллар» түгәрәгенә йөргәндә үк урындык ясаган малайдан ни көтәсең инде тагын?! Шул вакытта ук әтисе Мөсәгыйть ага да: «Синең кулыңнан килә», - дип, улын үсендерә торгач, малай мунчага ишек, тәрәзәне үзе ясап куя. Алга таба һөнәр сайлавына да шушы балачак мавыгулары сәбәп була. Мәктәпне тәмамлап, читтән торып Уфа физкультура техникумына укырга керүгә, үзе дә Фәтих абыйлары кебек, сызым рәсем, хезмәт, физкультура укытучысы булып китә. Балта тотардай малайларны җыеп, түгәрәк оештырып җибәрә. Башта Ютазы районының Кара Зирек авылында, аннан соң туган ягы - Азнакай районы, Әсәй авылына кайтып, анда дүрт елдан артык укыта. Хезмәтеннән аерылмый гына Алабугада педагогия институтын тәмамлый. «Марат» колхозында парторг вазифаларын башкарганда да, билгеле инде, Альберт ихатадагы балта эшен кешегә кушмый. Укыту-производство комбинатында директор булып эшләгәндә дә, коррекция мәктәбендә укытканда да егетләрнең куллары балта эшенә ятып торсын өчен аз тырышмый Альберт Гарипов.
Кулы белән төймә генә төйми, дип нәкъ менә аның кебекләр турында әйтәләр дә инде. Иманым камил, кирәксә, анысын да тел-теш тидермәслек итеп төеп бирәчәк ул. Чөнки даны юкка гына алтын куллы оста буларак чыкмаган бит инде аның. Гадәттә, район үзешчәннәренең смотр-концертлары вакытында район һәм шәһәр мәдәният йортында кулланма-гамәли сәнгать осталарының эшләре белән дә танышырга була Азнакайда. Менә шунда күрәсең инде кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен. Альберт Гариповны да, нигездә, шушы күргәзмәләр таныта халыкка. Агач эшләнмәләр остасы буларак, беренче урыннарны да әлеге күргәзмәләрдә ала ул. Хәзер инде эшләре күргәзмәләрдән кайтып керми дисәк тә, арттыру булмас. Өендәге көзге рамнары да, шкафлар, өстәл-урындыклар да, картиналар да, кыскасы, нәрсәгә күз төшә - барысы да булдыклы хуҗа кулы белән башкарылган. Идәннән түшәмгә кадәр - һәммәсен кызыксынып карый торган аларда. Эшкә иң беренче булып бәяне, әлбәттә инде, гомер буе шәфкать туташы булып эшләгән хатыны Фәнүзә ханым бирә. Элегрәк, уллары да кул арасына кергән дә соң, хәзер инде аларның үз тормышлары.
- Ике улым да КХТИ тәмамлады. Агач белән кызыксыну бар үзләрендә. Бигрәк тә уртанчысы Азат бик кызыкты агач эшенә. Зурысы Русланга тимер җене кагылган. Югыйсә, тотынса, теләсә нинди эшкә кулы килә үзенең, - ди әти кеше.
Бу кадәр дә нечкә бизәкләрне уярга аерым эш коралы да кирәктер инде, - дип кызыксынам остадан.
- Монда әллә ни кирәк тә түгел инде, - ди ул тыйнак кына. - Менә бер сынган пычак бар иде, шуны авыш итеп кистем дә... эш коралының шуннан да яхшысы юк...
Сынык булмагае әллә нинди булса да, монда иң мөһиме аның кем кулына эләгүе шул әле...
Автор фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар