Бу номинациягә эшләр туплаганда бәйгене оештыручылар чын-чынлап тарихи ядкярләр белән эш иткән. Беренче карашка тышкы яктан да, башкару осталыгы ягыннан да әллә ни аерылып тормасалар да, вакыт үзе билгели аларның кыйммәтен. Узган елгы бәйгедән аермалы буларак, быелгы күргәзмәгә тагын да борынгырак шәмаилләр килеп кергән. Моңа кадәр иң борынгы дигән шәмаил XX гасырның икенче яртысына караган булса, бу юлы белгечләр XIX-XX гасыр башына караган өч эшне ачыклаганнар.
- Шәмаилне өйдә саклау белән музейга кеше күз алдына кую - икесе ике әйбер. Иске шәмаилләрнең проблемасы нәрсәдә? Монда әсәр тулысынча сакланган - ватылмаган булырга тиеш. Җитмәсә, алар гомер буе кул тимәгән эшләр. Аларны ачып карасаң, ни генә юк. Без ул шәмаилләрне чистарттык, юдык, реставрацияләдек. Кайберәүләр аларны күргәзмәгә алып киләм, аз булса да яңартыйм дип, бозып та куя әле, - ди Ислам мәдәнияте музее җитәкчесе Нурия Гәрәева.
Татар шәмаиле галереясе арт-директоры, сәнгать фәннәре кандидаты Рөстәм Шәмсутов һәр эшкә үз бәясен биреп, шәрехләп чыкты.
Шәмаилләрне шул рәвешле «эчтән өйрәнү» аларны ясаган кешеләрнең кайберләренең (Нурислам Гыйбаев (Ижевск), Габдулла хәзрәт Хәмитов-Ушмави (Татар Парзи), Руф Шәрәфетдинов (Кыстым һ.б.) исемнәрен ачыкларга да ярдәм иткән. Бу номинациядә катнашучылар гаилә ядкярләрен генә түгел, ә татар гамәли сәнгатен барлаучылар да дияргә кирәктер. Киләсе елларда бәйгегә әле һаман чормаларда тузан җыеп ятучы шәмаилләр дә кушылыр дип өметләнергә кирәк. Әлеге эшләрнең башында торган Татарстан Диния нәзарәтенең мөфти урынбасары һәм матбугат хезмәте җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Батровның да ирешелгәннәр белән генә чикләнергә түгел исәбе.
- Без бу сәнгатьнең үсешенә үз өлешебезне кертәсебез килде. Шәмаил, чыннан да, татар сәнгатенең ачылмаган катламы. Ул, һөнәрчелектәге - сафьян күн, аш-су өлкәсендәге чәк-чәк кебек үк, бренд булып тора, татар халкының үз-үзен саклауда бер коралы шикелле. Татар шәмаиле тирәсендә тулы бер нәселнең хәтере, ядкяре туплана дип уйлыйм, - ди бәйгенең рәисе Рөстәм хәзрәт.
- Конкурска тәкъдим ителгән эшләрнең профессиональ дәрәҗәсе узган елдагылар белән чагыштырганда, күпкә югары, - ди жюри әгъзасы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, мәшһүр каллиграф Нәҗип Нәккаш. - Бу сөенечле хәл. Шәмаил техникасында картиналар эшләүче яшьләр гарәп графикасын да өйрәнсәләр, алар бик рәхәтләнеп шәмаилләр дә ясый алыр иде. Аларда техника бар, сәнгать белеме бар. Һич югы гарәп хәрефләре белән татарча язарга өйрәнсеннәр иде. Бердәнбер кимчелек бу күргәзмәдә - әнә шундый татарча эшләрнең булмавы. Без татарлар икән, татарча эшләр дә булырга тиеш дип саныйм. Әйтик, фарсылар үз әйберләрен фарсыча эшли, төрекләр - төрекчә. Безгә шул җитми. Филологик белем булмау, тарихны, шагыйрьләрне белмәү шулай ук үзен сиздерә. Алтын Урда чоры шагыйрьләрендә шулхәтле фәлсәфи өзекләр бар, үзләре үк шәмаилгә соралып торалар.
Комментарийлар