16+

8 Мартка әлеге 10 бүләкне сайлаганнар – оттырмас!

8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан әлеге дә баягы бер үк сорау туа: гүзәл затларга нәрсә бүләк итәргә, аларны ничек сөендерергә? Ир-атлар өчен бу бигрәк тә авыр мәсьәлә, шуңа күрә аларга киңәшләр артык булмас.

8 Мартка әлеге 10 бүләкне сайлаганнар – оттырмас!

8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан әлеге дә баягы бер үк сорау туа: гүзәл затларга нәрсә бүләк итәргә, аларны ничек сөендерергә? Ир-атлар өчен бу бигрәк тә авыр мәсьәлә, шуңа күрә аларга киңәшләр артык булмас.


1. Акча. Иң яхшы бүләк - акча, диючеләр көннән-көн күбәя хәзер.


Мондый бүләкнең уңай ягы:
• Акча булса, бүләкне үзеңә үзең сатып аласың.

Тискәре ягы:
• Мондый ысул романтикларга бармый, алар хәтта үпкәләргә мөмкин. Кибеттән-кибеткә йөреп, үз кулларың белән сайламагач, нәрсә бүләк итим дип баш ватмагач, аңа күңел җылыңны салмагач, кадерсез, дип уйлаячаклар.

2. Ювелир эшләнмәләр, косметика.

Уңай ягы:
• Бизәнү-ясануны яратмый торган хатын-кыз булмый. Бу һәркемгә ошый.

Тискәре ягы:
• Кешенең теләген ахыргача аңлап бетереп булмый. Сез сайлаган косметика, хушбуй яки алтын муенса якын кешегезгә ошамаска да мөмкин.


3. Кофеварка, кухня кирәк-ярагы - хуҗалыкта гел кирәкле әйберләр.

Уңай ягы:
• Бу бүләк гаиләле кешегә бирелсә, аннан бөтен гаилә файдалана алачак. Экономияләргә тырышкан хуҗабикәләргә бу бүләгегез бик ошар.

Тискәре ягы:
• Ел буе гаиләсе өчен яшәүче, бәйрәм алдыннан булса да бары үзенә генә бүләк ясауларын көткән чибәркәйләрне мондый бүләк куандырмаска да мөмкин.


4. Электрон китап.

Уңай ягы:
• Китап укырга яратучылар өчен яхшы бүләк.

Тискәре ягы:
• Сыйфатлы электрон китаплар 6 мең сумнан башлана.


5. Фитнес-браслет - кешенең активлыгын билгеләп, сәламәт тормыш рәвеше алып баруга булышлык итүче популяр гаджет. Аны кигән кеше үтелгән адымын санап, тотылган калорийның күләмен исәпләп баш ватмый - браслет барысын да үз өстенә ала. Сезгә соңыннан статистиканы карап, нәтиҗә генә чыгарасы кала. Күбесендә тыныч һәм актив вакытта пульсны билгеләүче, йокы фазаларын күзәтеп торучы "акыллы" будильник кебек өстәмә функцияләре дә бар.

Бүләкнең отышлы ягы:
• Сәламәт тормыш рәвешен хуп күргән ханым һәм туташларга менә дигән бүләк. Яндекс-маркетта рейтингы буенча яхшы саналучы фитнес-браслетларның бәясе 688 сумнан башлана, димәк, бәясе дә артык кыйммәт түгел.

Тискәре ягы:
• Кирәкмәскә мөмкин.


6. Ресторанда романтик кичке аш.

Уңай ягы:
• Игътибар яратмаучы хатын-кыз юк. Сез инде гаиләле һәм өйдән чыгып йөрергә яратмыйсыз икән, сөйгәнегез өчен бу зур сюрприз булачак. Балаларсыз, икәүдән-икәү генә... Ул матур күлмәген киеп, бизәнеп-ясанып, әзер бәйрәм табыны артына килеп утырса, һичшиксез, үзен чын нәфис зат итеп тоячак.

Тискәре ягы:
• Ресторанда яхшы кичке аш очсыз түгел.


7. Хоббины тормышка ашырырга ярдәм итүче бүләкләр. Иң элек сезгә аның нәрсә белән кызыксынуын ачыкларга кирәк. Мисал өчен, якын кешегез фотога төшерү белән кызыксына икән аңа яхшы фотоаппарат бирергә, язарга яратучыларга - планшет яки аның өчен клавиатура, ноутбук (һ.б.) бүләк итәргә була. Сөйгәнегез флорист, визажист, маникюр ясау һөнәрләре белән кызыксына икән, аңа курслар узу өчен абонемент сатып алырга мөмкин.

Уңай ягы:
• Якыныгызның яраткан шөгылен тагын да камилләштерәсез, бу аңа үз хезмәтен башлап җибәрергә дә этәргеч бирергә мөмкин.

Тискәре ягы:
• Алар сезгә артык кыйммәткә төшәчәк.


8. Матурлык салонына, фитнеска йөрү өчен абонемент - шулай ук яхшы бүләкләр исемлегендә.

Уңай ягы:
• Сөйгәнегез тагын да чибәрләнеп, нәфисләнеп китәчәк.

Тискәре ягы:
• Ул моны яшерен сер салынган бүләк дип аңлый күрмәсен. Ягъни ул тиешенчә матур күренми, аның артык килограммнары бар, шуңа күрә сез аңа мондый бүләк ясыйсыз дип уйларга мөмкин.


9. Чәчкәләр, гөлләр. Нинди генә бәйрәм булмасын чәчәккә акча жәлләмәгез. Бу гадәтегез игътибарсыз калмас.

Тискәре ягы:
• Чәчәкләр тиз шиңә.

Уңай ягы:
• Чәчәкләрне бүлмә гөлләре белән алмаштыра аласыз: орхидея, гиацинт, крокус, примула (һ.б.) матур да, озын гомерле дә. Шулай ук йомшак уенчыклардан, конфет-шоколадлардан, җиләк-җимешләрдән дә ясыйлар букетларны. Мондый үзенчәлек тә өстәп җибәрсәгез, якыныгызны, һичшиксез, гаҗәпләндерерсез.


10. Баллы эшләнмәләр.

Уңай ягы:
• Шоколад, тәм-томны һәр хатын-кыз ярата. Алдагы пунктта әйтелгәнчә, аларны букет рәвешендә дә эшләтергә була. Бу очракта сез, ике куянның койрыгын берьюлы тотасыз: букет та бар, ашарга да була. Шулай ук Макарони кебек тәмле француз ризыгын, сөйгәнегезнең исеме язылган торт яки капкейкилар (аларны заказга эшлиләр) әзерләтә аласыз.

Тискәре ягы:
• Диетада булган кызларны бу чын-чынлап котырту була. Мондый тәм-томнан баш тарту яки авыз итми тыелып тору авыр бит.


ИНТЕРТАТ

Фото: psyh-olog.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading