16+

Алабута чәе тынычландыра

Алабута үләнен күрүгә, әби-бабайларыбызның сугыш елларында кичергән михнәтләре турында сөйләгәннәре искә төшә. Ул чорда алар алабутадан икмәк пешереп ашаган. Ә хәзер без алабутаны чүп үләне итеп кенә күрәбез. Европа халкы исә аны дару үләне буларак та куллана икән. Моның дөреслегенә инаныр өчен, алабутаның составын тикшереп карау да җитә. Аңарда алыштыргысыз...

Халык медицинасында алабута киң кулланыла. Мәсәлән, кипкән яфракларын ваклап, суда төнәтеп, аны ютәлдән котылу өчен файдалана аласыз. Моның өчен бер аш кашыгы чималга бер стакан кайнар су агызыгыз, ике сәгать төнәткәч, көненә өч тапкыр өчәр бал кашыгы эчегез.
Суда пешекләп алынган алабутадан ясалган компресслар буын авырулары, әйтик, подагра (тоз утыру), артрит вакытында кулланыла. Төнгә каршы эчелгән алабута чәе тынычландыру үзлегенә ия. Аны эчкәннән соң йокың да яхшы була. Стресс вакытында алабутадан куе чәй кайнатып, ике сәгать төнәтеп, җылы су тутырылган ваннага бушатыгыз. Хуш ис килсен өчен, бер тамчы бөтнек мае да тамыза аласыз. Шул суда ун минут ятып торыгыз. Буыннарыгыз йомшарып, нервларыгыз тынычланып китәр. Начар уйлардан да арынырсыз. Кәефегезне шул гап-гади чүп үләне күтәрүенә ышанмассыз да әле.
Европалыларның алабутаны күп куллануын әйтеп узган идек инде. Вегетарианнар һәм спортчылар аңардан әзерләнгән ризыкларны үзләренең рационына да керткән хәтта. Ябыгырга теләсәгез, алабута диетасын да кулланып карый аласыз. Моның өчен аны бары рационыгызга гына кертергә кирәк. Ике-өч айдан нәтиҗәсен дә күрерсез.
Әмма шунысын да искәртеп узабыз: алабутаны дару үләне сыйфатында кулланыр алдыннан, табиб белән киңәшләшү зарур. Чөнки аның, файдасы белән бергә, зарары да бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading