16+

Алма «ялтыравыгын» ничек бетерергә?

Кибет киштәләрендә җиләк-җимешнең, бигрәк тә алмаларның ялтырап ятуын еш күрәбез.

Алма «ялтыравыгын» ничек бетерергә?

Кибет киштәләрендә җиләк-җимешнең, бигрәк тә алмаларның ялтырап ятуын еш күрәбез.

Алар шундый матур булсын өчен алмага балавыз сөртәләр икән.

Алмаларның тышкы катламы болай да табигый балавыз белән капланган. Шулай булгач, аңа нигә тагын балавыз сыларга дигән сорау туа.

Алманы саклый торган табигый балавыз җимештә дымны саклау һәм газлар алмашы өчен кирәк. Әмма алманы агачта вакытта ук химик матдәләр белән эшкәртү, аны агачтан өлгергәнче үк җыю, транспортта каядыр илтү нәтиҗәсендә, кибет киштәсенә барып җиткәндә, ул табигый балавыз бетә. Ә сатучыга товар матур булу кирәк. Шуңа да алмага балавыз сөртәләр дә. Кызганыч, ул һәрвакытта да югары сыйфатлы булмый. Химик кушылмалар ярдәмендә ясалган балавызларны куллану очраклары да җитәрлек.

Кибеттәге алмаларга сөртелгән балавызны чистартуның берничә ысулы бар.

Иң гади ысул - алманы җылы, хәтта кайнар су белән юарга була. Чөнки балавыз җылы суда эри.

Әгәр дә балавыз күп икән һәм юып кына бетмәсә, җиләк-җимешне берничә сәгатькә суга салып торырга киңәш ителә.

Щетка, савыт-саба юа торган болыт яисә гади тукыма белән ышкып юган очракта да балавыздан арынырга мөмкин.  Әмма ул чүпрәкләрне савыт-саба юганда кулланмагыз. Аларда химик матдәләр калуы бар.

Моннан тыш, алмаларны аш содасы белән юарга була. Ул алма тышына механик тәэсир ясый һәм җимешне бактерия, башка микроорганизмнардан чистарта.

Бу ысуллар да ярдәм итмәсә, алманың тышын әрчеп кенә ашыйсы кала. Әмма алманың файдалы элементлары нәкъ менә кабыгында һәм кабык астындагы нәзек кенә катламда урнашканын онытмагыз!

Фото: https://ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading