16+

Алма түгел, банан аша

Гыйнвар ахыры-февраль башы - елның иң салкын чоры. Организмдагы витаминнар запасы сарыф итеп бетерелгән, кояш яктысы белән җылылык та җитми. Әмма бу хәлне, бик теләгәндә, азмы-күпме үзгәртеп була. Әйтик, дөрес туклану. Ул югалган энергияне тулыландырырга да, җылынырга да, кәефне күтәрергә дә ярдәм итә. «Кышкы» кухняның якын дуслары исә - тәмләткечләр,...

Кытайның туклану турындагы фәнендә «янизация» (көчле, якты, актив башлангыч, кояш энергиясе дигәнне аңлата торган «ян» сүзеннән алынган) дигән төшенчә бар. Әлеге төшенчә продуктның җылылык үзлеген арттырырга ярдәм итүче ризык әзерләү дигән сүз.
Энергия һәм җылылыкны безгә имбир, кара һәм кызыл борыч, дарчин (корица), канәфер, кардамон, тимьян, майоран, карри, куркума һ.б. тәмләткечләр бирә ала. Итле ризыкларның төп дусты исә - имбир. Аны кайнар табага ит һәм яшелчәләрне кыздырганчы ук салсаң, тәме тагын да ачыла төшә. Имбир, дарчин һәм кардамонны боткага да салырга була. Иртән җылы суга бер аш кашыгы бал белән бер чеметем кара борыч салып эчү дә файдалы. Тәмләткечләрне каһвә һәм чәй пешергәндә дә сала аласыз.
Салкын тиеп авырмас өчен, профилактика максатыннан, бер стакан кайнар суга бер аш кашыгы бал, берничә лимон кисәге һәм берничә ботак розмарин салып эчегез. Әлеге эчемлек вируслардан саклый һәм тамакны йомшарта. Лимон урынына әфлисун да кушарга мөмкин.
Көненә 3-4 тапкырдан да ким ашамаска тырышыгыз. Ризыкның иң туклыклысы төшке ашта булсын. Аксымга бай итле һәм балык ризыклары артык майлы булмасын. Баллы ризыклар урынына кипкән җиләк-җимеш, чикләвек ашагыз. Банан, армут (груша) һәм виноград җылылык бүләк итсә, алма белән мандарин, киресенчә, организмнан җылылыкны гына ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading