16+

Алмалы чәй

Ышандырып әйтә алам, мондый тәмле чәй эчеп караганыгыз юктыр әле. Аны кышка әзерләү өчен хәзер нәкъ вакыты.

Алмалы чәй

Ышандырып әйтә алам, мондый тәмле чәй эчеп караганыгыз юктыр әле. Аны кышка әзерләү өчен хәзер нәкъ вакыты.

Моның өчен 3-4 алма, бер лимон, 2 аш кашыгы вак шикәр комы, 2 таяк корица һәм бер аш кашыгы гвоздика кирәк. Иң элек духовканы 1000С ка җылытырга куегыз. Ул арада алманы шакмаклап турыйбыз һәм тирән табакка салып, өстенә бер лимонның согын кысабыз, шикәр комы салып болгатабыз да, юка итеп табага җәеп, духовкага куябыз. Ул сәгать ярым 1000С эсселектә торырга, шунда кибәргә тиеш. Аннан соң табаны духовкадан алып, алманы бушатмыйча гына, шунда суынырга калдырыгыз. Бу әле тагын кибәргә мөмкинлек бирә. Корица белән гвоздиканы да 2-3 минут духовкага куеп киптереп алыгыз да төеп ваклагыз. Кофетарткыч кулланырга да мөмкин. Тәмләткечләрне, алманы, 50 грамм кара чәй белән болгатып, нык капкачлы банкага бушатыгыз. Бер-ике атнадан алмалы чәй әзер була. Чәйләрегез тәмле булсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading