16+

Алманың 1001 файдасы

Матдәләр алмашын яхшырту һәм организмны чистарту өчен халык медицинасында түбәндәге рецептлар кулланыла.

Алманың 1001 файдасы

Матдәләр алмашын яхшырту һәм организмны чистарту өчен халык медицинасында түбәндәге рецептлар кулланыла.

Алма һәм дарчин (корица): алманы нечкә итеп турап, өстенә 500 мл кайнар чиста су агызабыз, 1 чәй кашыгы төелгән дарчин салабыз. Суынгач, көн дәвамында эчәбез. Әлеге катнашма матдәләр алмашын яхшырта һәм ашкайнату трактын чистарта.

Лимон согы белән бал: 2 аш кашыгы яңа сыгылган лимон согына 200 мл җылы су һәм 1 чәй кашыгы бал, бер чеметем төелгән имбир кушабыз да ашарга ярты сәгать кала эчәбез.

Чөгендер согы: бер чөгендерне, ике алманы, дүрт ботак сельдерейны кушып, сокларын сыгабыз. Көненә ике тапкыр – ашарга ярты сәгать кала – берәр аш кашыгы эчәбез.

Сәламәтлек коктейле: бер әфлисун, бер лимон һәм бер кишернең согын сыгып, 100 мл минераль су кушабыз. Ашарга ярты сәгать кала эчәбез.

Имбирлы эчемлек: 3-4 см лы имбир тамырын вак итеп турап, өстенә 1 литр кайнар су салабыз да кайнатырга куябыз. Уртача утта ун минут кайнаткач, сөзеп алабыз. Суынгач, бер чеметем дарчин һәм берничә аш кашык гөлҗимеш сиробы салып, көн дәвамында – ашарга ярты сәгать кала – 100-150 мл эчәбез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading