16+

Аракы эчмә, бәрәңге иснәмә

Теге яки бу авырудан җәфаланганда, аеруча салкын тидереп авырганда без халык чараларын да кулланабыз. Аның файдасы зур, әлбәттә, әмма белеп һәм дөрес кулланганда гына. Шуңа да табиблар дәваланганда иң еш ясала торган хаталарны ачыклаган.

Аракы эчмә, бәрәңге иснәмә

Теге яки бу авырудан җәфаланганда, аеруча салкын тидереп авырганда без халык чараларын да кулланабыз. Аның файдасы зур, әлбәттә, әмма белеп һәм дөрес кулланганда гына. Шуңа да табиблар дәваланганда иң еш ясала торган хаталарны ачыклаган.

Аракы: дәвалый да, кәефне дә күтәрә
Мондый эчемлек бик тиз тирләтә һәм күпләр аның бөтен дәвалау үзлеге дә шунда дип уйлый. Тик табиблар аракы һәм башка спиртлы эчемлекләр, хәлсезләнгән организмга эләгеп, иммунитетны тагын да көчсезләндерә дигән фикердә тора.
Бәрәңге белән ингаляция: иснисең дә, ашыйсың да
Сулыш юлларын җылыту - салкын тиюгә каршы яхшы чара. Әмма аны температура булганда кулланырга ярамый, юрган каплап пар өстендә «утырсаң», аның җылы бирү сәләте кискен генә кими һәм организмның җылылык көйләүгә сәләте югала. Бу исә авыруның хәлен тагын да кискенләштерә.
Диета: дәвалый да, ябыктыра да
Авырганда ризыктан баш тарту кешене сәламәтләнү өчен мөһим булган «төзелеш материалыннан» коры калдыра. Сироп белән кесәл диетасы ашказаны-эчәклек эшчәнлегенә тәэсир итми калмый. Шуңа да авырганда туклыклы ризык та ашарга кирәк. Ул, хәлсезләнгән организм җиңелрәк үзләштерсен өчен, гадәти көннәргә караганда җиңелрәк булырга тиеш.
Керосин: тамак чайкап, бактерияләрне үтерү
Кайберәүләр тамаклары авырта башлауга, аны аш серкәсе яки керосин белән чайкый. Аларча, имештер, бу чаралар ангинаны булдырмый калырга ярдәм итә. Әмма ул башкалар өчен бик куркыныч та булырга мөмкин. Аш серкәсе кислота булса, керосин - яна торган сыеклык. Алар вирус белән бактерияне генә түгел, болай да ялкынсынган лайлалы тышчаны да яндыра. Бу марганцовкага да кагыла, аның кечкенә генә кристаллары суда эреми. Шуңа да лайлалы тышчада калсалар, аны яндыра.
Суган суын да борынга тамызырга кирәкми. Әйе, аңарда микробларны үтерә торган файдалы фитонцидлар бар. Әмма алар, очучы матдә буларак, ачык пространствода гына шундый көчкә ия. Иң яхшысы - суган белән сарымсакны авыру яткан карават янына кую.
Горчичник һәм банка: куйдың да оныттың
Горчичник барлыкка китергән ярсыткычлар кан әйләнешен, сулыш системасы эшчәнлеген яхшырта. Табиблар аның уңай нәтиҗәләре белән килешә, тик авырганнан соң, ялкынсынулар булмасынга профилактика уңаеннан гына. Авырганда, шуның өстенә температура да булганда, горчичник белән банкалар көчсез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading