16+

Аспирин дару гына түгел...

Аспиринны хуҗабикәләр бит тиресен яшәртү өчен дә куллана. Ул битне бетчәләрдән, пигмент таплардан чистарта, җыерчыкны бетерә, бит тиресендәге кан әйләнешен яхшырта. 

Аспиринны хуҗабикәләр бит тиресен яшәртү өчен дә куллана. Ул битне бетчәләрдән, пигмент таплардан чистарта, җыерчыкны бетерә, бит тиресендәге кан әйләнешен яхшырта. 

Аспириннан иң еш кулланыла торган битлек: дүрт төймә аспиринны бер аш кашыгы җылы суда эретәбез һәм бер чәй кашыгы сыек бал кушабыз. Барлыкка килгән катнашманы биткә сылап, ике минут ышкып торабыз һәм унбиш минутка калдырабыз. Соңыннан җылы су белән юып төшерәбез. 

Шуны да истә тотыгыз: аспиринның тәэсире химик пилинг сыман, шуңа да аны җәй көннәрендә кулланмавыгыз хәерле. 

Аспирин чәчне дә яхшы үстерә, кавыктан котылырга булыша. Моның өчен аспирин төймәләрен шамуньга салып юарга кирәк. 

Аспирин вазада торган чәчәкләрнең дә гомерен озайта. Бер литр суга ике-өч төймә аспирин салып эретәбез дә чәчәкләрне шуңа утыртабыз. Аспирин суны йогышсызландыра, черү процессын озайта. Суны көн дә алыштырып, аңа аспирин кушып торыгыз. 

Киемдәге тапларны бетерү өчен дә аспирин кулланыла. 100 гр суга ике-өч төймә аспирин салып эретәсең дә таплы урыннарны шул катнашмада тотасың. Ике-өч сәгатьтән юып алабыз. 

Аспирин киемнәрне дә агарта. Кер юу машинасына өч аспирин салып калдырыгыз.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading