16+

Атеросклероз белән нәрсә көрәшә?

Атеросклероз - кан тамырлары авыруы. Бу авыру вакытында кан тамырларына холестерин җыела да, тамырларда төерләр барлыкка килеп, алар кан агышын тоткарлый. Әлеге авыру шунысы белән куркыныч: аның нәтиҗәсендә инфаркт һәм инсульт барлыкка килергә мөмкин. Бу авыруны кисәтергә берничә продукт ярдәмгә килә.

Арпа
Арпа составында холестеринның эчәкләргә сеңүен тоткарлый торган матдә бар. Шул рәвешле, ул кан тамырларында төерләр барлыкка килүне кисәтә. Көнгә 150 грамм арпа ашарга киңәш итәләр.
Грейпфрут
Ул кандагы холестеринны киметә. Бу җимеш кан тамырларын ныгыта һәм аларның сыгылмалылыгын тәэмин итә. Шулай ук организмга кирәк булган С витаминының тәэсир көчен дә арттыра. Грейпфрутны атнага ике-өчне иртәнге аш вакытында ашасагыз, бик файдалы булыр.
Сөләйман балыгы
Әлеге балык Омега-3 кислоталарына бик бай. Ул исә, кандагы холестеринны киметеп, атеросклероз авыруы үсешен тоткарлый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading