Шәһри Казан

Авыр көн булды, ахры, иртәдән бирле баш авырта

Соңгы еллардагы кышны аңлап бетереп булмый, ул йә кинәт кенә суытып куя, йә кисәк кенә җылытып җибәрә. Әле яңгыр ява, әле кар төшә. Беркөнне итекләребезне суга чылатып кайтып керәбез, икенче көнне бозлавыкта шуып, тая-егыла, эшкә барабыз. Һава температурасы гына алышынып калмый, атмосфера басымы да йә түбән, яки артык югары дигәндәй......

Әлеге категориягә сулыш органнары, бөер һәм терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган «хрониклар» һәм депрессиягә бирелүчеләр керә. Ә менә артериаль гипертониядән интегүчеләр һава торышы үзгәрешләренә аеруча сизгер була. Күк йөзен авыр болытлар томалый, томан барлыкка килә, көчле җил исә башлый, көн суыта яки кинәт кенә җылытып җибәрә - гипертоникның организмы боларның барысына да үз җавабын бирми калмый, әлбәттә, һәм бу вакытта кан басымы да кискен сикерә, инсульт алдыннан була торган халәткә килеп җитә. Соңгысы аеруча куркыныч: кан тамырлары кысылу көчле баш авыртуга китерә, пульс ешая, тән калтырый башлый һәм тагын да куркынычы - инсульт барлыкка килүгә - баш миендәге кан әйләнеше бозылуга төп сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа да мондый көннәрдә гипертоникларга кан басымы күрсәткечләрен һәм пульсны тикшереп-карап торырга кирәк. Аны көненә өч тапкыр: иртән - урыннан торганчы, көндез - активлык көчәйгән вакытта һәм кич белән йоклар алдыннан үлчәгез. Куллана торган препаратларның дозасын үзгәртергә - арттырырга да, киметергә дә ярамый. Шулай ук тынычлыкны саклап, артык борчылмаска тырышыгыз.
Нервлар һәм кан тамырлары белән бәйле авырулардан интегүчеләргә дә магнит давыллары белән табигатьтәге кискен үзгәрешләр тәэсир итми калмый, чөнки аларның кан тамырларының җылыга һәм салкынга реакциясе механизмы бозылган. Һава торышы үзгәргәндә кан тамырлары, канның баш миенә килүен тәэмин итәр өчен, йә киңәергә, яки тараерга тиеш. Ә ул булмаган очракта баш авырта башлый, кан басымы сикерә, хәлсезлек сизелә. Әгәр дә мондый кешеләрнең кан басымы түбәнәйсә, аның кулы салкыная, тирли, хәле бетә. Киресенчә, кан басымы күтәрелә торган булса, бите кызара, йөрәге еш тибә башлый, колагы шаулый.

Көрәшергә!
Кызганычка, сәламәтлек белән бәйле проблемаларның барысын да җиңеп булмый. Тик шулай да үзеңә азмы-күпме ярдәм итеп була анысы.
Хроник авырулары булганнарга һава торышын гел күзәтеп барырга, магнит давылларына алдан ук әзерләнеп куярга тәкъдим ителә. Хәлне яхшырта торган препаратларны кабул итәргә, кул астында һәрчак йөрәк авыртуын баса, күтәрелгән кан басымын төшерә, тынычландыра торган дарулар тотарга кирәк. Һава торышы уңай булмаган көннәрдә физик күнегүләрдән, авыр эшләрдән баш тартуыгыз хәерле. Мунчага яки саунага барудан, массаж ясатудан, физиотерапияләрдән тыелып торыгыз. Ашаган ризыгыгыз авыр һәм майлы булмасын, гомумән, күп ашамаска тырышыгыз. Ромашка, фенхель, бөтнек, колмактан һәм гөлҗимештән чәй дә кайнатып эчәргә була. Йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлеге өчен кирәк булган калий, магний, натрий кебек микроэлементлар кергән витаминнар кушылмасын да кулланыгыз. Каһвә, аракы һәм тәмәке турында онытып торсагыз, тагын да яхшы. Магнит давыллары булган көндә транспортта да озак йөрмәскә кирәк. Офиста эшләүчеләргә исә шулай ук «тыныч һәм күзгә бәрелмичә» генә утырсалар, яхшы булыр, иң мөһиме - көнне әллә нинди зур батырлыклар эшләмичә, бәхәскә кермичә генә үткәрү зарур.
Авыр көннәрдә дару үләннәреннән ясалган катнашмалар да ярдәм итми калмый. Әмма аларны кулланыр алдыннан иң элек табиб белән киңәшләшү мәслихәт.
Өч өлеш каен яфрагы, ике өлеш кыр наратбашы (хвощ полевой), бер өлеш чабыр үләне (чабрец) һәм өч өлеш дару ромашкасы чәчәген алып, аларны яхшылап болгатып, ике аш кашыгы катнашмага бер стакан кайнар су салып, өстен томалап, бер сәгать төнәтәбез. Соңыннан сөзеп алып, көненә ике тапкыр яртышар стакан эчәбез.
Россиялеләрнең 35 проценты һава торышындагы үзгәрешләр вакытында үзен начар хис итә икән, әмма шулай да метеосизгерлек авыру булып саналмый.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: