16+

Бакча җиләгенең уңышын арттыру СЕРЛӘРЕ

Җиләк түтәлләре арасын кара төстәге пленка белән капларга кирәк. Бу берьюлы ике проблеманы хәл итәргә булыша: чүп үләннәреннән котыласыз һәм туфракта дым саклана.

Бакча җиләгенең уңышын арттыру СЕРЛӘРЕ

Җиләк түтәлләре арасын кара төстәге пленка белән капларга кирәк. Бу берьюлы ике проблеманы хәл итәргә булыша: чүп үләннәреннән котыласыз һәм туфракта дым саклана.

Пленканы түшәр алдыннан түтәл араларын йомшатып чыгыгыз. Август ахырында аны алып куегыз. Пленка кулланучылар җиләкнең уңышы бермә-бер артуын әйтә.

Артык яфракларын кисеп торыгыз. Җимеш бирергә атна-ун көн кала, яфракларның өчтән бер өлешен кисеп алыгыз, кайберәүләр яртысын ук кисеп ыргыта. Бигрәк тә җиләкне каплап торган яфраклардан котылыгыз. Туры кояш астында үскән җиләкләр тиз өлгерә һәм череми.

Җиләккә суны җәй буе сибегез, һич югы ике атнага бер тапкыр.

Җиләк сортларын яңартып тору зарур. Авыру барлыкка китерүчеләр аларга торган саен җайлаша бара, нәтиҗәдә үсемлек аларга каршы көрәшә алмый башлый.

Җиләкне кыяр, помидор, бәрәңге үскән урынга утыртмаска тырышыгыз. Ул туфракта гөмбәчекләр күп була.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading