Иң мөһиме - көтәргә ярамый. Миокард инфаркты авыруы бер сәгать эчендә тарала икән. Шул вакыт аралыгында кешенең кан тамырларындагы кан әйләнеше системасы җайга салынмаса, йөрәкнең бер мускулы үлә дигән сүз. Ә миокард үлдеме, йөрәктә җәрәхәт барлыкка килә, ритм эшчәнлеге бозыла, тын алу авырлаша. «Йөрәк өчен иң файдалысы - ял», - ди табиблар.
Бакчада эшләгәндә, нәрсәгә игътибар итәргә?
Йөрәк авырулы кешеләргә кызу кояш астында физик эш эшләргә ярамый.
Башны түбән иеп чүп утау - бик куркыныч. Башка кан саварга, кинәт кан басымы күтәрелергә мөмкин. Нәтиҗәдә инсульт булуы бар.
Бакчада эшләү вакыты түбәндәгечә бүленергә тиеш: 30 минут эшлисең, 15 минут ял итәсең.
Бакчага үзең белән кирәкле даруларны, кан басымын үлчәү аппаратын алып килергә онытмагыз. Ношпа спазмнарны бетерә, кан басымын да төшерә, глицин баш миенә файдалы, валокордин, корвалол кан тамырларындагы киеренкелекне киметә.
Нәрсә ашарга?
Күбрәк су эчәргә тырышыгыз. Газлы сок, квастан баш тартып, чиста су, морс, яшел чәй эчү яхшырак. Ә менә йөрәк ишемиясе булган кешеләргә, киресенчә, су күп ярамый. Көненә 800 миллилитр сыеклык җитә.
Организмдагы артык су кан басымын күтәрергә дә мөмкин.
Комментарийлар