Шәһри Казан

Бакчачыга 8 киңәш

Бакчачыларның төп хатасы - кыяр белән помидорны бер теплицага утыртуда. Аларга иксенә ике төрле температура ки­рәк һәм һава дымлылыгына карата да таләпләре төрле. Теплицага кыяр утыртырга җыенсагыз, аның иртә өлгерә торган сортларын сайлагыз. Апрельдә һәм июнь ахырында утыртсагыз, бер сезонда ике уңыш алып була. Теплица җылытыла торган булмаса да, иртә...

  1. Бакчачыларның төп хатасы - кыяр белән помидорны бер теплицага утыртуда. Аларга иксенә ике төрле температура ки­рәк һәм һава дымлылыгына карата да таләпләре төрле. Теплицага кыяр утыртырга җыенсагыз, аның иртә өлгерә торган сортларын сайлагыз. Апрельдә һәм июнь ахырында утыртсагыз, бер сезонда ике уңыш алып була. Теплица җылытыла торган булмаса да, иртә язда анда редис, кыякка суган, укроп, петрушка утырта аласыз. Дачалары булганнар көз көне бакчаларына еш йөри алмаса, анда кыяр яки помидор уңышын җыеп алгач бушап калган урынга солы, арыш кебек бөртекле культуралар чәчегез. Алар җирне туклыклы матдәләр белән баета.
  2. Авыру крыжовникны ­кайнар су сибеп сәламәтләндерегез. Лейкага кайнар су тутырып, куаклар өстенә тиз генә сибегез. Әлеге эшне апрель аенда эшләргә була.
  3. Алмагач белән чияне янәшә утыртмагыз, аларның тамырлары бер-берсенә зыян гына китерә.
  4. Алмагач төбенә әрем яки гөлбадран (пижма) утыртсагыз, алар аны җимеш корткычтан (плодожорка) саклар.
  5. Кыярга үсемлек бетләре ия­ләшсә (тля), көл өстенә кайнар су салып, шуны кыяр өстенә сибегез.
  6. Кәбестә күбәләге календула һәм помидор ботагы исен яратмый. Димәк, кәбестә рәтләре арасына шуларны утыртыр­га кирәк.
  7. Кәбестәдәге күбәләк личинкаларыннан котылу өчен, нарат һәм чыршы ылысларын иттарткыч аша чыгарып, кәбестәнең аскы яфракларына һәм әйләнә-тирәсенә сибеп чыгыгыз.
  8. Бәрәңгегә суны ул чәчәк аткач кына сибегез, бүлбеләре тизрәк формалаша. Чәчәк ат­канчы су сибүнең әллә ни нәтиҗәсе юк.
«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
  • Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы Михаил Козловскийны соңгы юлга озатудан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар җырчы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертынан ФОТОРЕПОРТАЖ 15.01
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    421
    0
    2
  • 8 февраля 2018 в 12:32
    Марсель Вәгыйзов: «Шундый бер вакыт килеп җитә – дөрес яшәмәгәнеңне аңлыйсың» Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов белән күзгә-күз карап аралашуыбыз беренче тапкыр иде. Сөйләшер өчен җиңел, рәхәт кеше, шул ук вакытта үз-үзенә шактый ук таләпчән икәнлеген белдем. Татар җыр сәнгатендә аның үз юлы бар. Ашыкмый, каударланмый, сайлаган юлыннан тыныч, әмма ныклы адымнар белән баручы җырчы дияр идем мин аның турында. Күңеле тартмаганны җырламас, ошатканын җиренә җиткереп башкарыр.
    305
    2
    2
  • 1 февраля 2018 в 12:13
    Руслан Айсин: «Төп проблема – намус булмавында һәм рухи гариплектә» Телне саклап калу юллары бармы? Татарның милли үзаңын уятыр өчен нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә? Рухи яктан ярлы булып, курчак кыяфәтенә кермәс өчен безгә ниләр эшләргә – болар хакында сәясәт белгече Руслан АЙСИН белән сөйләшик.
    353
    1
    3
  • 17 февраля 2018 в 14:54
    Батырлыкта өлеше бар Совет сугышчыларының Сталинград янындагы батырлыгына 75 ел тулган көннәрдә бу хакта күп языла, күп сөйләнә.
    29
    0
    1