16+

Бакчада эшләп, билсез калма

Май бәйрәмнәрен иң зарыгып көтүчеләр, мөгаен, бакчачылардыр. Бу вакытта бакчада эш күп: җир казыйсы, тырмалыйсы, түтәлләр ясыйсы, март аеннан бирле тәрәзә төпләрендә үсеп утырган помидор, борыч, кәбестә үсентеләрен утыртасы, кишер, чөгендер, редисны чәчәсе, алмагачларны, карлыган куакларын карыйсы... Болардан кала бакча өен җыештырып чыгарга кирәк. Моның кадәр эшкә кул-аяклар гына түзсен...

Бакчада эшләп, билсез калма

Май бәйрәмнәрен иң зарыгып көтүчеләр, мөгаен, бакчачылардыр. Бу вакытта бакчада эш күп: җир казыйсы, тырмалыйсы, түтәлләр ясыйсы, март аеннан бирле тәрәзә төпләрендә үсеп утырган помидор, борыч, кәбестә үсентеләрен утыртасы, кишер, чөгендер, редисны чәчәсе, алмагачларны, карлыган куакларын карыйсы... Болардан кала бакча өен җыештырып чыгарга кирәк. Моның кадәр эшкә кул-аяклар гына түзсен...

Билеңне авырттырсаң
Кул-аякларны каймыктырганда, буыннар авыртканда, әйтик, бакчачылар арасында еш очрый торган радикулит вакытында вольтарен, диклофенак, долгит ише мазьлар кирәк. Бәрелгән-имгәнгән урыннар булса, троксевазин, лиотон кулланырга була.

Артыгын ашама
Шашлык ашаганнан соң килеп чыгарга мөмкин булган күңелсез хәлләрдән котылу өчен, үзегез белән активлашкан күмер алыгыз. Эч кибүдән җәфалансагыз, бисакодил яки регулакс кирәк булачак. Эчегез китеп борчыса, лоперамид нигезендә ясалган дарулар карагыз. Эч авыртканда исә баралгин, но-шпа ярдәмгә килә. Ашказаны авыртканда, сару кайнаганда, гастрит вакытында антацидлар (гастал, ренни, маалокс) булыша.

Йөрәгең авыртып торса
Валериан тамчылары, сукыр кычыткан төнәтмәсе яки корвалол (валокордин) эчегез. Бу препаратлар тынычландыра. Юлда барганда баш әйләнсә яки күңел болганса да аны үзегез белән йөртергә кирәк. Йөрәгегез белән проблема булса, нитроглицерин алыгыз.

Аллергия булса
Юл аптечкасында нинди дә булса аллергиягә каршы препарат - тавегил, телфаст, кларитин яки булмаса супрастин һәм диазолин булсын. Бөҗәкләр тешләгән очракта янәшәгездә антигистамин гель булу да комачау итмәс.

Тешең сызласа
Кан басымы югары булганда, спазган, спазмалгон һәм папаверин препаратлары авыртуны баса ала. Киресенчә түбән булганда, элеутерококк һәм кытай лимоннигы йә булмаса цитрамон, кордиамин кебек препаратлар куллану зарар итмәс. Теш сызлаганда гап-гади анальгетиклар һәм лидокаинлы препаратлар файдалы. Бу препаратларны куллану алдыннан табиб белән киңәшләшү зыян итмәс.

Ял да кирәк
Бакчада эш күп анысы, әмма аның барысын да бер-ике көндә генә эшләп бетереп булмый. Шуңа да бакчада эш тә барсын һәм сәламәтлеккә дә зыян килмәсен дисәгез, ял итә-итә генә, тәнәфесләр ясап, хәл алып эшләгез. Уңайлы кием, кояш нурларыннан саклый торган киң кырыйлы эшләпә киегез. Кичен инде аякларыгыз өчен тынычландыра торган ванна ясагыз. Бер литр җылы суга ике аш кашыгы тоз салыгыз да шуңа аякларыгызны тыгып утырыгыз. Әлеге тозлы ванна аяк сызлауларын бетерә. Көне буе эшләп арыган кулларыгызга исә бер литр суга бер бал кашыгы сода салынган ванна килешер. Соңыннан кулыгызга үсемлек мае сөртегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading