Шәһри Казан

Бакчада әле эшләр бетмәде!

Гадәттә, без көз көне соңгы яшелчә, бәрәңгеләрне казып алгач, бакчада эш бетте дип, җиңел сулап куябыз. Ә чынлыкта анда әле эшнең очы-кырые күренми. Көз уңыш җыю чоры гына түгел, бакча сезонын ябу һәм кышка әзерләнү вакыты да бит. Киләсе елның уңышы ничек булачагы да кышка аны ничек әзерләп калдыруыңа бәйле....

- Фарсель абый, соңгы елларда күпләр виноград үстерү белән мавыгып китте. Кайберәүләрнең ул кышларын туңды да. Киләсе елга да виноград җимеш бирсен өчен аны кышка ничек сакларга?
- Октябрьнең урталарында, төгәлрәк итеп әйткәндә, 10-15ләрендә аның өске яшел өлешен, ягъни виноград сабагының коңгырт өлеше бетеп, яшеле башланган җирдән кисеп алабыз. Калган аскы өлешен түгәрәкләп җыеп бәйлибез дә җиргә яткырып салабыз. Урын иркен булса, сабагы бик озын булмаса, буйга да салырга мөмкин. Аннары өстенә, җылылыкны саклар өчен, 20-25 см калынлыкта коры яфрак түшибез. Яфрак урынына пычкы чүбе дә ярап тора. Яфрак өстеннән полиэтилен пленка каплыйбыз. Әмма пленканың баш-башлары ачык калсын. Астыннан һава йөрерлек булырга тиеш. Яңгыр үтмәсенгә берничә урында, әйтик, дүрт ягын таш белән беркетеп чыгабыз. Яңгырга чыланса, ул бозланып туңарга мөмкин. Ә бакчачылар арасында киң таралган Изабелла сорты исә суыкка чыдамрак. Кар явар алдыннан, туңдырып җибәргәч, полиэтилен пленка өстеннән кура җиләге, карлыган ботакларын түшәп чыгабыз. Һич югы фанер, такта кисәкләре белән дә каплап була. Болар карны тотып тору өчен кирәк. Шулай иткәндә виноградыгыз кышны исән-сау үткәрер.
- Җимеш бирә торган агач-куакларны да көзен утыртып калдырабыз. Аларны утыртуның соңгы срогы кайчан?
- Сливаны көзен утырту бик отышлы түгел, чөнки ул туңучан. Аны утыртуны яз көненә калдырыгыз. Күпчелек очракта яңа утырткан слива кышлый алмый. Чия дә шулай ук. Слива, чия, алмагачны сатып алучылар аларны кышкы чокырга күмеп калдыра ала. Ә карлыганны, киресенчә, көз көне утыртып калырга ашыгыгыз. Үрчетү өчен чыбыкчаны 15-18 см озынлыкта дүрт-биш бөре калырлык итеп кисеп алабыз да җиргә иңдерәбез. Кара карлыганны утыртуның соңгы срогы - 20-25 сентябрь. Кызыл карлыганны аз гына иртәрәк - айның беренче яртысында ук утыртырга кирәк. Утырткач, яхшылап су сибәбез. Киләсе елның көзенә, тамыр җибәргәч, аларны үзебез теләгән җиргә күчереп утыртабыз. Узган елны ук утыртып калдырганын, ягъни тамырланганын сентябрь ахыры-октябрь башында утырту әйбәт. Крыжовникны да сентябрь ахырында утырту җаен карагыз.
- Кура җиләген дә шул вакытка утыртып бетерергәме?
- Кура җиләген 25-30 сентябрьдә утыртабыз. 10 октябрьгә кадәр дә була, әмма ул ныгып китмәскә, туңарга мөмкин. Шуны да истә тотарга кирәк, кура җиләге, карлыган, крыжовник белән чагыштырганда, кышкы суыкларга бик чыдам түгел. Шуңа да аның үсентеләрен җиргә якынрак бөгеп, бер куакның очын икенче куакның төбенә яисә бер куакны икенчесенә каршы җиргә бөгеп яткырып бәйләп барырга кирәк. Кар төшкәч үк бәйләнгән куаклар өстенә кар салып чыгабыз. Болай иткәндә чәчәк бөреләре туңмый, әйбәт кышлый.
- Октябрь аенда бакчада тагын нәрсәләрне эшләп калдырырга?
- Җимеш агачлары һәм куаклары төбе тирәләрендәге туфракны казып чыгабыз. Туфракны черемә, торф яки тирес белән каплыйбыз. Агач һәм куакларга мул итеп су сибәбез. Суны күп итеп сибү агачларның тамыр системасының туңуын киметә. Алмагач һәм груша кәүсәләрен известь эремәсе белән акшарлыйбыз. Корыган кабыкларын чистартабыз. Бакчаны тулысынча яшелчә сабакларыннан, коелган яфраклардан, кисеп ташланган ботаклардан арындырабыз. Бу эшләрне тәмамлагач кына бакчачы кышка тыныч күңел белән керә ала.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: