16+

Бакчаны кышка әзерлибез

Кышка бакчада кала торган культураларны көздән җылытып, өсләрен ябып калдырабыз.

Кышка бакчада кала торган культураларны көздән җылытып, өсләрен ябып калдырабыз.

Моның өчен кем нәрсә таба, шуның белән мүлчәли. Кайсы материалның нинди өстенлеге бар яки, киресенчә, җитешсезлеге нәрсәдә – шулар турында кыска гына киңәшләр.

Ылыслы агач кайрысы

+ чыдамлы, туфракны кискен температура күчешеннән саклый.
– аны әзерләү күп вакыт һәм көч сорый.

Компост

+ туфракны мүлчәләү өчен иң яхшы материал, үсемлекләр өчен куркынычсыз, авырулардан саклый, менә дигән ашлама да.
– аны, ылыслы агач кайрысы кебек, алдан әзерләргә кирәк. Компостлы түтәлдә чүп үләннәре күп үсәргә мөмкин.

Торф

+ авыр туфрак өчен әйбәт, яз көне ул туфракны тиз җылыта, дымны саклый, грунтның структурасын яхшырта.
– аның билгеле бер төрен генә кулланып була.

Черемә

+ файдалы матдәләргә бай, аерым алганда, туфракны азотка баета, ул яз көне бигрәк тә кирәк.
– чүп үләнен үстерә.

Пычкы чүбе

+ җирне өшүдән саклый, аны туклыклы матдәләргә баета.
– череп, туфрактагы азотны үзенә ала, аның уңдырышлылыгын бетерә. Алар җирне кояш нурларыннан яхшы саклый, яз көне исә грунтның өске өлешендә бактерияләр үрчергә мөмкин.

Салам

+ туфракны туклыклы матдәләргә баета, уңдырышлы итә. Озак черегәнгә күрә, туфрактагы җылылыкны озак саклый.
– аңа тычканнар ияләшә.

Ылыс

+ нарат яки чыршы ылысын кулланыгыз. Калын итеп җәйсәгез, туфракны өшүдән һәм кибүдән саклый.
– туфракның әчелеген арттыра, күп кенә үсемлекләр өчен ул зыянлы.

Кипкән яфраклар

+ тиз чери һәм туфракны туклыклы матдәләргә баета.
– яшелчә культураларын мүлчәләргә ярамый. Дымлы кыш көне чери башлый, туфракта гөмбәчекләр барлыкка килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading