16+

Баклажан маринадлау ЫСУЛЫ

Аның өчен 3 баклажан, 3 суган, 5-6 сарымсак, үсемлек мае. Маринад өчен: 250 гр су, 2 аш кашыгы аш серкәсе, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, 1-2 дәфнә яфрагы, түгәрәк борыч кирәк булачак.

Баклажанны 1-1,5 сантиметр калынлыкта боҗралап турыйбыз. Өстенә тоз сибәбез. Ярты сәгатьтән соң, туралган баклажаннарны салкынча суда юып алабыз. Майлы табада ике яклап кыздырабыз. Суга тоз, шикәр комы, борыч, дәфнә яфрагы, аш серкәсе салып кайнатабыз. Банкага ярымбоҗралап туралган суган, урталай бүленгән сарымсак тырнакларын, баклажанны аралаштырып тутырабыз. Әзер маринадны агызып, 15 минут стерильләштерәбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading