16+

Банан махмырдан коткара

Тумышы белән Малайзиядән булган бананны башта Һиндстанга керткәннәр. Безнең эрага 200 елда инде Көньяк Кытайда банан плантацияләре булган. Анда ул экзотик җимеш итеп саналган. Риваятьләргә караганда, Һиндстанга баргач, Александр Македонский бананның тәмен татып карый һәм ошатып, үзе белән Көнбатышка ала. Банан туклыклы да, аның составында организмыбызны энергия белән тәэмин итеп...

Бананны эчәклек эшчәнлеге бозылганда диета сыйфатында да кулланалар. Ул ашказаны җәрәхәте вакытында ашарга яраклы бердәнбер җимеш булып тора. Ул ашказаны согының ачылыгын бетерә һәм, ашказаны тышчасын йомшак текстура белән каплап, авыртуны баса. Диарея вакытында да банан бик ярап куя. Әйткәнебезчә, ул юан эчәклек эшчәнлеген җайлый, аңа, эчәклекне тулы куәтенә эшләтеп китәр өчен, суны күп итеп сеңдерергә ярдәм итә. Бу аның составындагы пектинга бәйле. Банан шулай ук эчәклектәге зарарлы бактерияләрне дә бетерә.
Бананнан ясалган баллы-сөтле коктейль махмырдан менә дигән чара. Банан ашказанын тынычландыра, магний, калий, А1, В6, В12 һәм С витаминнарына бай булуы белән ул организмнан никотинны чыгарырга да сәләтле.
Тикшеренүчеләр фикеренчә, бананны даими ашаган кешедә инсульт булу куркынычы кырык процентка кими икән. Әле тагын бер файдалы ягы: банан баш мие эшчәнлеген дә яхшырта. Азканлылык вакытында да банан ашарга киңәш ителә, ни өчен дигәндә, банан кандагы гемоглобин эшләнеп чыгуга булыша. Теге яки бу продуктка аллергия булганнарга да әлеге җимешне ашарга кирәк. Чөнки банан аллергия барлыкка китерми торган аминокислоталардан гына тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading