Бәрәңге безнең икенче икмәгебез, дибез. Әмма хәзер ризыкларның төрлелеге һәр кешенең сәламәтлегенә, теләгенә карап, сайлап алу мөмкинлеге бирә.
Бәрәңгене дә, мисалга, башка төр яшелчәләр белән алмаштырырга була.
Бу исемлектә батат, топинамбур, фасоль, сельдерей һәм шалкан бар.
Табиблар искәртүенчә, бәрәңге белән бер үк диярлек дәрәҗәдә туклыклы булуга карамастан, бататның составында клетчатка һәм акрын углеводлар күбрәк. Моннан тыш анда кальций һәм магний, бәрәңгегә караганда күпкә күбрәк. Ул В6 һәм А витаминнарына да бай.
Топинамбур составында инулин – табигый пребиотик шактый. Ул эчәклек микрофлорасын тотрыклыландырырга, метаболизмны яхшыртырга һәм артык авырлык җыюга каршы тора. Бу яшелчә организмны кальций, тимер, магний, фосфор, натрий, бакыр, селен, фолат һәм холин белән дә баета.
Фасольне бәрәңге урынына борщ, кәбестә шулпасы (щи), винегрет, рулет һәм пәрәмәч эчлекләрендә кулланырга була. Фасольдә аксым һәм углеводлар күп булуын искәртергә кирәк. Шул ук вакытта, анда клетчатка бәрәңгегә караганда күбрәк, В витаминнары һәм минералларга да бай.
Сельдерей бәрәңгене барлык ризыкларда диярлек алыштыра ала. Анардан боламык, та ясап була, рагу, шулпаларда да куллана аласыз. Бәрәңгегә альтернатива булган бу яшелчәне гөмбә белән кыздырырга, пешереп оливьега өстәргә яки чи килеш ашарга мөмкин. Сельдерей организмнан артык сыеклыкны чыгарырга булыша, анда эфир майлары, кузгалак һәм хлорген кислоталары, С, Е, К, А витаминнары, В группасына кергән витаминнар, кальций, пурин һәм фосфор бар. Шул ук вакытта сельдерей бәрәңге кебек крахмаллы түгел.
Белгечләр шалканны да бәрәңгегә караганда ешрак ашарга киңәш итә. Аның витамин-минераль составы бай, ул озак саклана. Шалгында А, С, В9 һәм РР витаминнары, кальций һәм эфир майлары бар. Алар салкын тигәндә дә бик ярдәм итә.
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар