16+

Башкортча тәбикмәк

Манный ярмасыннан әзерләнә торган бик тәмле, туклыклы тәбикмәк. Аны, гадәттә, Башкортстанның Илеш якларында пешерәләр.

Башкортча тәбикмәк

Манный ярмасыннан әзерләнә торган бик тәмле, туклыклы тәбикмәк. Аны, гадәттә, Башкортстанның Илеш якларында пешерәләр.

1 аш кашыгы чүпрәгә (корысы) 1 чәй кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы он, 0,5 чынаяк җылы су салып кабартырга куярга. Ул арада 1 кг манный ярмасына 700-800 мл җылы сөт, 0,5-1 чәй кашыгы тоз салып, ипи камыры кебек катырак итеп камыр басарга. Чүпрә әзер булгач, аны да камырга кушып, яхшылап болгатып, җылы урынга куярга кирәк. Камыр 40-45 минутта кабарып менә. Кайнап торган 1 литр сөт салып, тиз генә болгатырга һәм алдан күпертелгән 7-8 йомырка кушып тугларга. Янә 1,5 сәгатькә кабарырга куярга. Аннан инде тәбикмәкне көнбагыш маенда пешерә башларга да була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading