Шәһри Казан

Башыңны капла да... сула!

Салкын тигән чакта парлы ингаляцияләр ярдәмгә килүен күпләр белә. Ә менә аны ничек дөрес итеп ясарга икәнлеген белмәүчеләр дә бардыр әле. Грипп котырган чорда хәлләрегезне җиңеләйтү максатыннан ингаляцияләр ясарга уйласагыз, түбәндәгеләрне белеп тору хәерле. Парлы ингаляцияләрне тән температурасы 37,5 градустан артканда ясарга ярамый. Шулай ук гипертония, йөрәк авыруларыннан интегүчеләргә дә...

Реклама

Салкын тигән чакта парлы ингаляцияләр ярдәмгә килүен күпләр белә. Ә менә аны ничек дөрес итеп ясарга икәнлеген белмәүчеләр дә бардыр әле. Грипп котырган чорда хәлләрегезне җиңеләйтү максатыннан ингаляцияләр ясарга уйласагыз, түбәндәгеләрне белеп тору хәерле.
Парлы ингаляцияләрне тән температурасы 37,5 градустан артканда ясарга ярамый. Шулай ук гипертония, йөрәк авыруларыннан интегүчеләргә дә бу тыелган. Теләсә кайсы ингаляциянең 15 минуттан да артырга тиеш түгеллеген дә белеп торыгыз. Балалар өчен аның вакыты - 5 минут. Көненә 1-2 тапкырдан да артык ясарга ярамый. Балаларга ингаляцияне 2-3 яшьлек чакларыннан алып һәм олы кеше күзәтүе астында гына ясыйлар. Шифасы күбрәк тисен, дип, кайнап утыручы су өстенә үк иелеп ингаляция ясау катгый тыела. Аны су кайнап чыгып 5 минут үткәннән соң (балалар өчен - су кайнап чыкканнан соң 10 минуттан) гына ясарга керешергә кирәк. Өске тын юлларын дәвалау максатыннан, лаванда, зәңгәр мәтрүшкә, ромашка, шалфей һәм үги ана яфрагы төнәтмәләреннән файдаланалар. Берничә төрле үләнне бергә кушкан очракта файдасы күбрәк була. Төнәтмә ясау өчен 1 аш кашыгы үлән чималын 250 мл су белән кушып төнәтергә кирәк. Төрле эфир майларын һәм төнәтмәләрне ингаляция ясар өчен кайнатырга куйган суга башта ук салып җибәрергә кирәк. Аларны дөбердәп кайнап утыручы суга соңыннан гына салып җибәрү дөрес түгел.
Салкын тиеп, тамак бизләре шешкәндә тамакны еш чайкау да хәлне җиңеләйтү чарасына керә. Ромашка, шалфей, бөтнек һәм тырнак гөл (ноготки) төнәтмәләре - сыналган чаралар. Әле тагын суган кабыгыннан да файдаланырга була. 3 чәй кашыгы суган кабыгын кайнап чыккан ярты литр суга салып, тагын берничә минут кайнатып алалар һәм 4 сәгатьләп төнәтәләр. Соңыннан, сөзеп, шуның белән тамакны чайкыйлар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: