16+

Бер көн эчендә дәваланып буламы? Була...

Салкын тиюне бер көн эчендә дәвалап буламы - җавап катлаулырак. Ә менә бер төн эчендә була, чөнки төнге йокы сәламәтләнүдә мөһим роль уйный. Бигрәк тә йоклар алдыннан салкын тиюгә каршы чараларның «тулы бер пакеты»н башкарганда.

Бер көн эчендә дәваланып буламы? Була...

Салкын тиюне бер көн эчендә дәвалап буламы - җавап катлаулырак. Ә менә бер төн эчендә була, чөнки төнге йокы сәламәтләнүдә мөһим роль уйный. Бигрәк тә йоклар алдыннан салкын тиюгә каршы чараларның «тулы бер пакеты»н башкарганда.

Салкын тиюнең беренче билгеләре күренә башлауга, әйтик, борынга җиңелчә томау төшсә, ютәл сизелмәгәндә, температура да күтәрелмәгән кебек булса, бер төн эчендә дәваланырга мөмкин. Моның өчен сездән бары тик бөтен көчегезне һәм вакытыгызны сәламәтлегегезгә багышлау гына кирәк. Беренчедән, аягыгызны горчица салынган җылы сулы ваннага тыгып утырыгыз. Яки тагын да үтемлерәк чара - йон оекка коры горчица сибеп, шуны төнгә киеп йоклау. Кул учларында рефлекс зоналары урнашканлыктан, әгәр дә урамнан туңып керсәгез һәм тиз генә җылына алмасагыз, кулыгызны крандагы җылы су астында тотыгыз. Бу вакытта иммун системагыз да инфекциягә каршы көрәшә башлый. Ә сез аңа булыша аласыз. С витамины организмга күзәнәкләрне вирустан саклый торган аксым - интерферон эшләп чыгаруга булыша. Цитруслылардан кала, С витамины гөлҗимештә, баланда һәм кара карлыганда да бар. Гөлҗимештән тәмле чәй кайнатып, кара карлыган кайнатмасы белән эчегез.
Борындагы томауны бетерү өчен, 36-37 градус җылылыктагы суга бер чәй кашыгы тоз салып болгатабыз да шуның белән борын тишекләрен юабыз. Тамакны да тозлы су белән чайкарга була. Яки ингаляция ясагыз. Кәстрүлдә шалфей яисә имән кайрысы, яки инде эвкалипт төнәтмәсе ясап, башыбызга сөлге каплап, шуның парын иң элек илле тапкыр авыз белән, аннары илле тапкыр борын белән сулыйбыз, ә сулышны бары борын аша гына чыгарабыз. Томауны бетерүнең иң ансат юлы - борынны ярты сәгать саен газсыз минераль су белән юдыру.
Ингаляция белән мәшәкатьләнеп тормыйбыз диючеләргә башка киңәшләр дә бар. Әйтик, борынның ике ягына пешкән кайнар күкәй куеп тору. Ә кемдер җылытылган һәм кулъяулыкка төрелгән тоз куллана. Моны көненә берничә тапкыр кабатлый аласыз.
Йоклар алдыннан исә кура җиләге кайнатмасы белән хуш исле мәтрүшкә чәе эчеп куегыз. Иртән торганда сез инде сәламәтләнеп тә куярсыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading