16+

Бер медальнең ике ягы

Һәрбер хатын-кызның иң яраткан урыны көзге алдыдыр, мөгаен. Үз-үзен карарга, бизәнергә яратмаган гүзәл затлар сирәк очрый шул. Ул көзге алдында ниләр генә юк: берничә төрле иннек, тушь, сөрмә, исле май... Санап китсәң, бер көн үтәр. Медальнең ике ягы булган кебек, косметиканың да тискәре ягы бар, ди белгечләр. Ул, хатын-кызларны тагын...

Иннекләрнең ярты проценттан да артыгы вазелиннан тора. Ул безнең иреннәрне ялтырата, матурлый. Ә вазелин исә нефть эшкәртүдә хасил булган калдыклардан ясала. Европа Берлеге вазелинны сәнәгатьтә куллануны бөтенләй тыйган. Кешедә ул онкологик авырулар китереп чыгара дип табылган. Күкрәкләрендә яман шеш белән интегүче хатын-кызларның канында вазелин составында булган зарарлы кисәкчекләр, сәламәт кешеләргә караганда, ике тапкыр күбрәк икән.
Спрей формасындагы автозагар составында булган төп элемент DHA тәндәге күзәнәкләргә зыян салырга мөмкин. Шулай ук яман шеш авыруы барлыкка килү куркынычы да бар. Аны крем формасында куллансаң, зыяны азрак, ди табиблар. Ә спрей формасын кулланганда, кеше шул һаваны сулый. Нәтиҗәдә зарарлы матдәләр организмга эләгә һәм шунда җыелып бара. Соңыннан ул онкологик авырулар китереп чыгарырга мөмкин.
Күпләребез дезодорантларның зыяны турында ишеткәне бар. Дезодорант составында булган химик элементлар организмдагы эстрогеннарны арттыра. Бу исә сөт бизләрен үстерүгә, димәк, әлеге дә баягы, күкрәктә яман шеш барлыкка килүгә китерә.
Модага ияреп, гүзәл затларыбыз кием генә түгел, чәч төсен дә үзгәртергә ашыга. 1980 елдан башланган тикшерүләрдән чыгып шуны әйтергә кирәк: чәчләрен караңгы төскә буяган хатын-кызлар яман шеш белән ике тапкыр күбрәк авырыйлар икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading