1 стакан су, 450 гр он, 1 пакет (10 гр) коры чүпрә, 1-2 аш кашыгы манный ярмасы, 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы зәйтүн мае
Җылы суга тоз, шикәр комы, чүпрә салып эретәбез. Онның яртысын салып болгатабыз. Чын Италия пиццасы өчен, гадәттә дурум оны яки семолин кулланыла. Без исә аны гади манный ярмасы белән алыштыра алабыз. Соңыннан зәйтүн мае һәм калган онны салабыз. Камырны басканнан соң, җылы урынга куябыз. Өстенә тастымал каплыйбыз яки капкач куябыз. Кабарган камырдан пиццалар ясыйбыз, аңардан ике пицца чыга.
Комментарийлар