16+

Борай бәлеше пешерү ЫСУЛЫ

Аш-су остасы Венера Галимуллинадан борай бәлеше рецептын сезгә тәкъдим итәбез.

Борай бәлеше пешерү ЫСУЛЫ

Аш-су остасы Венера Галимуллинадан борай бәлеше рецептын сезгә тәкъдим итәбез.

Өч стакан борай ярмасын алып, чүпләреннән аралый. Бәлеш өчен борайның ярылганын кулланмаска киңәш итә, анысыннан боткасы тәмле була, ди. Ә бәлешкә алсаң, ул изелеп бетә. Борайны тозлы суда 45 минутлар тирәсе пешерә. Кайбер сортын бер сәгать тә пешерәсе була, чөнки ул бәлеш эчендә генә пешеп бетми. Итне вак итеп шакмаклап турыйбыз. Бер килограмм ит җитә, әмма Венера апа, тәмле булсын өчен, 1 кило да 100-200 грамм ит белән пешерә. Каз, тавык итен дә кулланырга була. Казның баш-аягыннан да пешерәләр. Кемдер кабак, кара җимеш тә сала икән. 200 грамм суганны шулай ук ваклап турыйбыз. Аны сыер маенда кыздырып алабыз. Барысын бергә кушып, камыр эченә тутырабыз, өстенә кисәкләп сыер маен куябыз да газ мичендә ике-ике сәгать ярым пешерәбез. мичтә озаграк торган саен, бәлеш тәмне ныграк сеңдерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading