16+

Борынга томау төшкән

Әбиләр чуагы артта калды. Көннәр дә суытты. Урамда җил исә, бертуктаусыз яңгыр ява. Салкын тидереп авыручыларның да саны артканнан-арта бара.

Борынга томау төшкән

Әбиләр чуагы артта калды. Көннәр дә суытты. Урамда җил исә, бертуктаусыз яңгыр ява. Салкын тидереп авыручыларның да саны артканнан-арта бара.

Аның билгеләре исә һәркемгә таныш. Борынга томау төшә, туңдыра, тамак төбе яна, буыннар авырта, ютәлләтә... Кыскасы, сөйләшергә дә хәл юк, ятып кына торасы килә.
Мондый вакытта күп итеп сыеклык эчәргә кирәк. Карлыган һәм кура җиләге яфракларыннан кайнатылган чәй, гөлҗимеш төнәтмәсе хәл кертеп җибәрә. Витаминга бай кишер, томат, чөгендер согы эчү дә комачауламас. Аякларны кайнар ваннага тыгып утыру, балтырларга горчичник кую да булыша.
Сулыш алуны җиңеләйтер өчен ингаляция ясагыз. Моның өчен ике бал кашыгы нарат бөресенә бер аш кашыгы шалфей кушып, алар өстенә кайнар су агызып, берничә тамчы эфир мае, әйтик, эвкалипт яки лаванда мае тамызабыз. Барысын бергә эмаль чәйнеккә салып, берничә минут кайнатабыз да чәйнек борынына бүрәнкә куеп, ингаляция ясыйбыз. Бу процедурадан соң күпмедер вакыт бернәрсә дә эчмәскә тырышыгыз.
Салкын тиюнең беренче стадиясендә мондый катнашма да ярдәм итә. Бертигез күләмдә ромашка, чабыр үләне (чабрец) һәм үги ана яфрагы алабыз да өстенә су салып, «су мунчасы»нда кайнатабыз. Төнәтмәне сөзеп, көненә берничә тапкыр йотымлап эчәбез. Әлеге төнәтмә коры ютәлне йомшарта.
Тамакны җылы календула яки эвкалипт төнәтмәсе белән чайкарга кирәк. Алары кул астында булмаса, кайнаган суга алоэ согы кушылган катнашма да ярап куя.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading