16+

«Бәрәңгене шомырт чәчәк аткан вакытта утыртырга кирәк»

Бер чиләк бәрәңге утырткан идем, бер чиләк алдым - сыңары да югалмаган. Бу мәзәкне искә төшерүем юкка түгел, бәрәңге утыртыр чак җитә бит, җәмәгать. Булачак уңышыгыз мәзәктәгечә килеп чыкса, эш харап. Димәк, киләсе уңыш турында бүген үк кайгырта башлыйбыз. Бәрәңгене кайчан һәм ничек утыртырга, аның нинди сортларына өстенлек бирергә? Болар...

«Бәрәңгене шомырт чәчәк аткан вакытта утыртырга кирәк»

Бер чиләк бәрәңге утырткан идем, бер чиләк алдым - сыңары да югалмаган. Бу мәзәкне искә төшерүем юкка түгел, бәрәңге утыртыр чак җитә бит, җәмәгать. Булачак уңышыгыз мәзәктәгечә килеп чыкса, эш харап. Димәк, киләсе уңыш турында бүген үк кайгырта башлыйбыз. Бәрәңгене кайчан һәм ничек утыртырга, аның нинди сортларына өстенлек бирергә? Болар...

- Нотфулла абый, соңгы елларда бәрәңге уңышы белән бик азлар гына мактана ала. Нишләп икән ул?

- Төп проблема бәрәңгенең сортында. Халык әле һаман да шул әби-бабаларыннан калган бәрәңгесен чәчә. Яңа сорт утыртып караганы да аны элеккегеләре белән бутап бетерә. Мин үзем яңа сорт бәрәңгеләрне ел саен утыртырга тырышам. Минем бакча аша барысы туксан сигез төрле сорт чыгып киткән. Яхшысын алга таба да үрчетәм, ә уңышны аз бирә торганнарын, тәмгә ошап бетмәгәннәрен сыерга ашатам, башка утыртмыйм. Араларында шундыйлары да була. Һәр сортны аерым капчыкта саклыйм, аларны бакчага ат белән чиратлаштырып утыртабыз. Буразна башына сортның исеме язып куела. Көзен инде үз тәртибе белән казып алып, һәркайсын аерым капчыкларга тутырабыз. Капчыкның тышына сорт исемен язабыз. Бер күнеккәч, авыр түгел ул.

- Үзегез, гадәттә, ничә төрле сорт үстерәсез?

- Узган елны өй артындагы бакчада егерме, кыр бакчада дүрт төрлесен чәчкән идек. Бәрәңге уңышының аз булуын мин чүп үләннәре, бигрәк тә эт эчәгесе белән дә бәйләп карыйм. Ул бәрәңгегә үсәргә дә комачаулый, туфрактагы бөтен туклыклы матдәләрне дә суырып ала. Без ул үләннән раундап дигән гербицид ярдәмендә котылдык. Җәй буе - тишелеп чыккан саен сиптек без ул препаратны. Әмма аны фәкать эт эчәгесенә генә сибәргә кирәк. Моның өчен минераль судан бушаган пластик шешәгә су белән кушып тутырабыз да сиптергеч киертеп сиптерәбез. Раундап базарларда да сатыла, ничек кулланырга кирәклеге инструкциясендә язылган, иң элек шуның белән танышыгыз. Калган чүп үләннәре алай ук куркыныч түгел түгелен, әмма бәрәңгене утыртып атна-ун көн үткәч тә, бакчага тырма кертәбез, анда да ике тапкыр тырмалыйбыз. Алай иткәндә, алабута, башка чүп үләннәре тамыры белән чыга. Бәрәңге тишелеп чыккач, тагын ике кат тырмалыйбыз.

- Нотфулла абый, бә­рәңгенең үзенә әйләнеп кайтыйк әле... Бер сортны ничә ел утыртырга була?

- Биш ел, аннан да озак утыртырга кирәкми.

- Иң яхшы сортларны аерып әйтә аласызмы?

- Миңа ошаган иң уңышлы сортлар - Дереза, Луговской, Барин, Красавица, Удача, Рокко, Утро, Импала, Романо. Эче ак булган сортларны утыртырга яратам, алар тиз череми. Фитофтороз да төшми торган, ашарга да тәмле булган бәрәңге исә - Луговской.

- Соңгы вакытта халык бәрәңгене агулап утырта башлады, сезнеңчә, бу дөресме?

- Моннан бер-ике ел элек «Актара» дигән препарат белән агулап утырттым. Хәзер «Престиж» дигәнен кулланам. Соңгысы колорадо коңгызына да, гөмбәчеккә каршы да көрәшә. Аларны су белән кушып, минераль шешәгә тутырам да сиптергеч ярдәмендә һәр бәрәңгегә сиптереп чыгам. Колорадо коңгызына каршы башка берничек тә көрәшеп булмый, димәк, бердәнбер чара булып бә­рәңгене агулап утырту кала. Аның зыяны күп дип әйтәләр. Миңа калса, билгеле бер вакыттан соң аның зыяны бетә, аннары ул агу ана бәрәңгедә кала бит.

- Тракторга караганда, бәрәңгене ат белән утырту әйбәтрәк, диләр. Сез ничек уйлыйсыз?

- Иң яхшысы ат белән утырту, чөнки туфракны киптерми, ә тракторның утырткычы аны өеп куя да ул тиз кибә. Туфракны өеп куйгач, бәрәңгенең дә ти­шелеше начар була. Аның тишелү-тишелмәвендә утырту вакыты да зур роль уйный. Бәрәңгене мин шомырт чәчәк аткан һәм каен яфрагы бер тиен зурлыгында булган вакытта утыртырга киңәш итәм. Бәрәңге утырт­канда, туфракның температурасы сигез градус җылылыкта булырга тиеш. Иртәрәк - салкын вакытта утыртсаң, ул начар тишелә. Чәчүлек бәрәңге аз булса, аның 20 граммлысын да утыртырга була. Эрегә караганда, бәрәңгеләрнең кечкенәрәген алып, аны ярмыйча утырту әйбәтрәк. Ни өчен дигәндә, бер бөресе уянмаса, икенчесе уяна. Иртә утырткан очракта, бәрәңгене саерак - 6-8 сантиметр тирәнлектә, соңга калсаң, дымы тирәндәрәк кенә калгач, 10-12 сантиметр тирәнлектә утыртыгыз.

Соңгы елларда бәрәңге нематодасы авыруы барлыкка килде. Ул бәрәңге уңышына зыян китерүче иң куркыныч авыру. Авыру барлыкка китерә торган корт бәрәңге тамырына үтеп, тамыр күзәнәкләре белән туклана. Нематода авыруы белән зарарланган бәрәңгенең үсеше акрыная. Бер куакта бер, иң күбе ике бәрәңге генә үсеп китә ала. Күп вакыт бәрәңге бөтенләй булмый. Моннан тыш, бәрәңге куагы көрән төстә күп тармаклы яңа тамыр чыгара. Тамырда башта ак, соңыннан сары яки көрән төстәге сәер тимгелләр барлыкка килә. Бу нематода циститы дип атала. Бу авырудан котылу юлы бармы соң? Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре әйтүенчә, авыру барлыкка килүне кисәтүнең иң яхшы ысулы ул бары тик тикшерелгән орлык бәрәңгесен генә утырту. Халык­ка бәрәңге алган вакытта сатучылардан фитосанитар документларны сорарга кирәк, ди алар. Шулай ук әлеге авыруга каршы торучан бәрәңге сортларын утыртырга була Андыйларга Алмаз, Розара, Латона, Зекура, Санта, Жуковский, Адретта, Аспия, Архидея сортлары керә. Икенчедән, бәрәңгене зарарланмый торган культуралар: кәбестә, укроп, кишер, редиска, борчак, клевер, күпьеллык үләннәр белән чиратлаштырырга мөмкин. Шулай ук бәрәңгенең әлеге авыруга каршы торучанлыгын орлыкны микроэлементлар белән эшкәртү, үрдерү, туфракка органик һәм минераль ашламалар кертү дә арттыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading