16+

Чәчне борыч үстерә

Чәчнең үсеш тизлеге һәр кешенең генетикасы һәм куыкчык (фолликула) формуласы белән бәйле. Галимнәр фикеренчә, европалыларның чәчләре аена 1 см га, ягъни көненә 0,035 см га үсә икән. Ә менә Африка кешеләренең чәче озаграк, аена 0,8 см га, тәүлек белән исәпләгәндә 0,027 см га үсә. Тик чәчнең үсешен тизләтергә дә була....

Чәчне борыч үстерә

Чәчнең үсеш тизлеге һәр кешенең генетикасы һәм куыкчык (фолликула) формуласы белән бәйле. Галимнәр фикеренчә, европалыларның чәчләре аена 1 см га, ягъни көненә 0,035 см га үсә икән. Ә менә Африка кешеләренең чәче озаграк, аена 0,8 см га, тәүлек белән исәпләгәндә 0,027 см га үсә. Тик чәчнең үсешен тизләтергә дә була....

Чәчнең үсеш тизлеге һәр кешенең генетикасы һәм куыкчык (фолликула) формуласы белән бәйле. Галимнәр фикеренчә, европалыларның чәчләре аена 1 см га, ягъни көненә 0,035 см га үсә икән. Ә менә Африка кешеләренең чәче озаграк, аена 0,8 см га, тәүлек белән исәпләгәндә 0,027 см га үсә. Тик чәчнең үсешен тизләтергә дә була. Моның өчен бары махсус маскалар ясау да җитә ди косметологлар. Тик аларны бер куллануда ук файдасын күрмәү әле ул теге яки бу маска булышмады дигән сүз түгел. Бу сезнең организм үзенчәлекләре белән бәйле булырга мөмкин. Аның каравы, маскаларны даими рәвештә сылап торып, чәчегезне нык һәм сәламәт итә аласыз. Шуның өстенә өйдә ясалган маскалар күпкә арзанга да төшә. Әйтик, бал белән борычтан әзерләнгән маска. Моның өчен безгә даруханәдә сатыла торган кызыл борыч настойкасы яки төелгән кызыл борыч кирәк була. Дүрт аш кашыгы сыек балга бер аш кашыгы кызыл борыч салып болгатабыз. Масканы сылар алдыннан чәчне юабыз. Чөнки масканы юеш чәчкә сыларга кирәк була. Аннан башка полиэтилен пакет кидереп, өстеннән сөлге белән чорныйбыз. Кырык минут тотканнан соң, юып төшерәбез.
Маска әзерләгәндә горчица да кулланырга мөмкин. Ике аш кашыгы горчица яки коры горчица порошогына шуның кадәр үк үсемлек мае һәм кайнар су, ике бал кашыгы шикәр комы кушабыз. Суны иң соңыннан өстибез. Әлеге маска чәчне корыта, шуңа да ул майлы чәчләр өчен бигрәк тә яхшы. Аны унбиш минуттан бер сәгатькә кадәр тотабыз. Масканы атнага бер тапкыр ясарга тәкъдим ителә.
Тагын бер маска: зур булмаган суганны вак итеп турап, аның согын чыгарабыз. Аңа бер чәй кашыгы бал салып болгатабыз да чәч төбенә сылыйбыз. Бер сәгатьтән юып төшерәбез. Үсемлек мае белән сырганак мае катнашмасыннан ясалган маска бөтен чәчләр өчен дә бара. Бер өлеш үсемлек маена тугыз өлеш сырганак мае кушып болгатабыз да чәчкә сылап, бер сәгать тоткач, шампунь белән юып төшерәбез. Бу масканы атнага ике тапкыр ясыйбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading