Шәһри Казан

Черки сарымсактан курка

Сарымсакның күп кенә авырулар вакытында кулланылуын беләбез. Аны аеруча салкын тиеп авырып ятканда, грипп таралганда искә төшерәбез. В6, С витаминнарына, селенга һәм марганецка бай булган сарымсакның файдалы булмый хәле юк.

Реклама

Ул шулай ук кан әйләнеше өчен дә файдалы. Иммун системасын яхшырта. Организмдагы «начар» холестерин күләмен киметә. Тимерне үзләштерергә булыша. Яман шешкә каршы көрәшә (ул ракка каршы иң нәтиҗәле продуктлар унлыгына керә). Бактерия һәм вирусларга каршы көрәшә, сөялне бетерә, теш авыртуын баса.
Салкын тигән вакытта, ютәл көчәйгәндә сарымсакны изеп, өстенә су агызыгыз. Биш минут төнәтегез дә сөзеп эчегез. Грипп таралган вакытта, профилактика максатыннан, көненә өч тырнак сарымсак ашагыз.
Сарымсак бетчәләрдән дә арындыра. Сарымсакны урталай бүлеп, проблемалы урынга ышкыйбыз. Бу процедураны даими рәвештә кабатлап торсагыз, бит тиресе тиз чистарыр. Герпесны да сарымсак белән бетереп була. Сарымсакны урталай кисеп, авырткан урынны ышкыгыз.
Гөмбәчек авыруыннан да сарымсак кулланыла. Аяк табаны гөмбәсе аның иң яратмаган дошманы. Кайнар суга берничә изелгән сарымсак салып, бераз төнәтегез дә ярты сәгать аягыгызны шунда тыгып утырыгыз. Черкиләр дә сарымсакны яратмый. Тәнегезгә сарымсак ышкысагыз, черкиләр сездән үзләре качар.
Сарымсак авыруларны дәвалаганда гына түгел, көндәлек тормышта да, әйтик, бакчагыздагы корткычларга каршы көрәшкәндә ярап куя. Кер сабынын угычта уып, аңа су өстибез. Эремә әзерләр өчен бер-ике аш кашыгы уылган сабынга бер литр су кирәк була. Бер-ике тырнак сарымсакны изеп, аңа кайнар су коябыз. Өстен каплап, бер төн төнәтәбез. Иртә белән сөзеп сабын суына кушабыз һәм һава торышы тыныч булганда үсемлекләрне шуның белән эшкәртәбез. Эремә тиз бозыла, шуңа да аны кулланыр алдыннан гына ясыйбыз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: